erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы фаҗигасе: ""Мин залда идем. Хатыным кечкенәм белән кухнядә..."

Яр Чаллыдагы 48/20 йортта шартлау шаһитлары һәм зыян күрүче балаларның әтиләре гадәттән тыш хәл турында сөйләгән.

Чаллыларның берсе бу һәлакәтне җир тетрәү белән чагыштырды. Гадәттән тыш хәл булган йорт яныннан берничә минут элек узган икенче бер ханым, булган хәл турында белгәч, коты алынганын белдерде.
— Алла саклады, - дигән ул, уйга калып.

Ике зыян күрүче балигъ булмаган баланың әтисе өч бүлмәле фатирларының ике бүлмәсе җимерелүе турында сөйләгән. 
— Мин залда идем. Хатыным кечебез белән-ашханәдә. Өлкән улым йокы бүлмәсендә. Аның өстенә шул җирдә дивар ишелеп төшкән. Кечесенең хәле канәгатьләндерерлек, ә өлкәне... Бик күп җирләре сынган. Мин аны күрмәдем, - дигән ул.

25 октябрьдә әлеге һәлакәт якынча 17:10 сәгатьтә килеп чыкты. Беренчел мәгълүматлар буенча, шартлау йортның дүртенче катында яңгыраган. Зыян күрүчеләр арасында 11 һәм 17 яшьлек абыйлы-энеле ике бала, пенсионер, шулай ук бер кыз. Өйдә алты фатир җимерелгән. Аларда 14 кеше яшәгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһәр кунакханәсендә вакытлыча урнаштыру пункты ачылган. Гадәттән тыш хәлне бетерү өчен барлыгы 155 кеше һәм 49 махсус техника машинасы җәлеп ителгән.
Шул ук темага: Чаллыда торак йортта көчле шартлау...

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/chally-faigase-min-zalda-idem-khatynym-kechkenm-beln-kukhnyad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X