Реклама
Кичә кичке сәгать дүрт тирәсендә 101 сак хезмәтенә Тукай районында «Весна-1» бакчачылык ширкәте янында автомобиль януы турында хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, хәрәкәт иткән вакытта Lifan автомобиленә кинәт ут капкан. Ялкын машинаны бик тиз чорнап алган. Машина тулысынча янып беткән. Янгын 3 кв. метр мәйданга зыян салган. Имгәнүчеләр юк.
Янгын автомобильнең механизмнары төзек булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз