Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чәчкә артистлардан 150 мең сум акча сораган?!

    Ватсапта җырчылар исеменнән акча сорап смс-хәбәр язу очраклары арта башлаган. Мошенниклар аватаркага артистларның фотоларын куеп, башка артистлардан 150 мең сум акча сорап яза. Бу капкынга җырчы Чәчкә дә эләгә язган.

     

    “Кадерле дусларым! Мошенниклардан атака башланды. Башта ватсапта җырчы Лилия Хәйруллина фотосы белән аның исеменнән 150 мең сум акча сорап яздылар. Мин моны ачыкладым, ул Лилия Хәйруллина булып чыкмады. Соңрак минем фотография белән ватсапта башка җырчылардан шулай ук 150 мең сум акча сорап язганнар. Берүк ышана күрмәгез. Минем барысы да әйбәт. Миңа акча кирәк түгел. Тотыла күрмәгез, зинһар өчен”, - ди Чәчкә.

     

    Реклама

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/chchk-artistlardan-150-me-sum-akcha-soragan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: