erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Челтәрле бизнес хөкүмәт эшеннән кыенрактыр да әле бәлки..."

Челтәрле бизнес. Юк, сүз челтәр бәйләп сату турында турында бармый. Русчадан “сетевой”ны тәрҗемә иткәч, шундый сүзтезмә килеп чыга. Ул бизнесны челтәрле дип атап буламы? Әйтә алмыйм. Челтәр бит ул нәфис, матур әйбер. Ә бизнесның һәрвакыт берәр караңгы ягы булмый калмый... (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

Челтәрле бизнеста уңышка ирешү өчен кешедә берничә төрле сыйфат булырга тиеш. Беренчесе – тырышлык. Тырышмаган кеше бизнес планны берничек тә үти алмаячак. “Диванда утырган килеш 2-3 сәгать телефонда акча эшләргә өйрәтәм”, – дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Һәр өлкәдә дә яхшы хезмәт хакы алыр өчен күп эшләү таләп ителә. Бизнеста бигрәк тә. Челтәрле бизнесның бу яктан бер яхшы ягы бар: син күпме эшләвеңә карап, хезмәт хакы аласың. Иртәнге 8дән – кичке 5кә кадәр офиста утыру таләп ителми. Вакытны үзең бүләсең.

Икенче сыйфат – ул кеше белән аралаша, аны күндерә белү. Ягъни синең товарың башкаларныкына караганда нәрсәсе белән яхшырак, сатып алучыга ул нинди файда китерәчәк – “сетевик” клиентка боларны аңлата белергә тиеш. Ягъни сөйләшә белүгә менеджмент, дипломатия сыйфатлары да өстәлә.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты доценты, профессор Игорь Кох билгеләп узганча, челтәрле бизнес ул – берәр нинди товар яисә хезмәт күрсәтүне сату ысулы.
– Аның максаты – мөмкин кадәр потенциаль кулланучыларны җәлеп итү һәм алардан товарны таратучы итү. Нәтиҗәдә, ул таратучылар билгеле бер бонуслар ала. Моңа аларның әлеге схемага күпме кеше җәлеп итүе дә йогынты ясый, – ди икътисад өлкәсендә белгеч. Икътисадчы аңлатмасыннан чыгып шуны әйтергә була: бер генә кеше челтәрле бизнеста уңышка ирешә алмый. Ул үзе артыннан башкаларны да тартырга тиеш.

Телевизордан барган рекламаларда хәзер күп очракта танылган артистларны җәлеп итәләр. Бигрәк тә кеше даими куллана торган товарларны халык артисты да, сериаллар аша танылган артистлар да, җырчылар да мактый. Товар сатучылар белә: танылган кешегә ышаныч зуррак. Җырчыга файдасы тигән бит, миңа да зыяны булмас, дип уйлый сатып алучы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пандемия вакытында Татарстанда челтәрле бизнес аеруча да чәчәк ата башлады. Сәбәбе бер – бездә челтәрле бизнесларның күбесендә артистлар, җырчылар югары баскычларда тора. Концертлар булмагач эш тә юк. Ә һәр кешенең гаиләсе, кредиты, ипотекасы бар. Һәркемнең ашыйсы килә.

Челтәрле бизнес вәкилләре косметика, өй тирәсендә кулланыла торган химик препаратлар, кайберләре БАДлар да сата. Һәм беләсезме иң кызыгы нәрсә? Кеше коронавируска каршы вакцина ясатырга курка, ә составында нәрсәләр булганын да белмәгән таблеткалар, капсулалар эчүдән курыкмый!

Һәр продукт та начар, берсен дә кулланмагыз. димим. Әмма сәламәтлек белән шаярырга ярамаганын да онытасы түгелдер. Табиблар дәвалый алмаган авыруны БАД дәвалый аламы? Борынгы заманда авыру кешегә тәлинкәгә кара белән дога язып, шул суны эчерә торган булганнар. Хәзер ул заманалар түгел бит инде. БАД организмга “ярдәм” итәргә, витаминнарга баетырга мөмкин. Әмма дәвалану өчен хастаханәгә барырга, ә ябыгу өчен авызны вакытында яба белергә кирәк.

Дәвамы http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/cheltrle-biznes-khkmt-eshennn-kyenraktyr-da-le-blki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X