erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар арасында Казан кызы Камилә Вәлиева да бар

Җиңү алып килә Камилә. Россия спортчылары икенче алтын медальне отты

Дүшәмбе иртәсе күңелле яңалыктан башланды. Россия фигуралы шуучылары Пекин Олимпиадасының команда ярышларында җиңү яуладыЧемпионнар арасында Казан кызы Камилә Вәлиева да бар. Бу – Россия командасының икенче алтын медале.

Команда ярышларында ялгыз шуучы ир-атлардан – Марк Кондратюк, хатын-кызлардан – Казан кызы Камилә Вәлиева, парлы шууда – Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов, бозда биюдә – Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов чыгыш ясады. Cпортның әлеге төрендә Россия командасының алтынсыз калмаячагын алдан ук фаразладылар. Фигуралы шуу буенча команда турнирының кыска программасындагы уңышлардан соң һәммәбез дә спортчылардан бары җиңү көттек.

Яшерен-батырын түгел, иң зур өметләрне якташыбыз Камилә Вәлиевага баглаганнар иде. Үз канаты астындагы спортчыларны артык мактарга яратмаучы Этери Тутберидзе да аны «артык талантлы кыз» дип атады. Ә татар кызы, үз чиратында, тренерының бу сүзләрен аклады. Кыска программада Вәлиева, барлык элементларны да чиста башкарып, 90,18 балл җыйды һәм җиңүе белән Россия җыелма командасына турнирның гомуми зачетында АКШны узып китәргә ярдәм итте. Американың фигуралы шуу остасы Карен Ченга, тупас хата җибәрү аркасында, бары тик бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Соңыннан исә Карен Камиләгә карап соклануын яшермәде. Хәер, Казан кызының чыгышын барлык көндәшләре аягүрә басып алкышлады. Бары Украина спортчылары гына урыннарынан селкенергә базмады. Нишләмәк кирәк, бүген спортны сәясәтсез күз алдына да китереп булмый.

Дүшәмбе узган ярышлар исә Россия халкын иртәнге 4.00 сәгатьтә үк (Пекинда ул чакта сәгать 9.00 иде) уянырга мәҗбүр итте. Команда турнирының хәлиткеч ярышлары берәүне дә битараф калдырмады, ахры.

Боздагы тәүге адымнарын Казанда ясаган 15 яшьлек Камилә Вәлиева Олимпия чемпионы статусын ярышка чыкканчы ук алган иде инде. Чөнки безнең спортчыларның беренчелекне яулавы турнир тәмамланганчы ук билгеле булды. Беренче булып чыгыш ясаган Александр Галләмов белән Анастасия Мишина парлы шууда егылып, җанатарларын бераз куркытса да, эшнең ахыры имин булды. Ә инде Никита Кацалапов һәм Виктория Синицина чыгыш ясаганнан соң, турнир тәмамланганны көтәсе дә булмады. Җыелма команданың алтын медаль яулавын белгәч, Камиләбез дә бозга иркен сулап чыккандыр, җанатарлар да матур чыгыштан ләззәтләнеп кенә утыргандыр.

Ә аның чыгышы, чыннан да, гаять матур һәм катлаулы иде. Бу сезонда дөнья күләмендә рекорд артыннан рекорд куйган татар кызы Олимпия уеннарында да дүртле сикерү һәм дүртле тулуп ясый алган беренче фигуралы шуу остасы булды. Гаять катлаулы элементлардан торган чыгышы вакытында егылса да, кызның балларын киметмәделәр. Нәтиҗәдә ул үзеннән алты яшькә өлкән япон кызы Каори Сакамотоны 30 баллга артта калдырып (Камиләнең гомуми баллы – 178.92), күз яшьләре түгеп, беренчелекне алды һәм тәүге тапкыр Олимпия чемпионы булды. Беренчесе һәм соңгысы булмасын! Чөнки хәзер Камиләне шәхси ярыш көтә. Анысы 15 һәм 17 февральдә узачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дөрес, әлеге җиңүдән соң фигуралы шуу җәмәгатьчелегендә бәхәс чыкты: тренерлар, кыска һәм ирекле программаларда бозга бер үк спортчыларны чыгарып, дөрес эшләгәнме? Имеш, ярышның беренче өлешендә алга чыккач, икенчесендә лидерларны ял иттерсәләр, башка спортчыларның да алтын медаль оту бәхетенә ирешү мөмкинлеге булыр иде. Тик бу – мәсьәләнең бер ягы гына. Әйтик, Камилә ярышмаган очракта, аның урынына бозга кемне чыгарасың: Александра Трусовамы, әллә Анна Щербакованымы? Ахыр чиктә барыбер берсе медальсез калачак, отканы исә алтынны ярышып түгел, ә катнашып алган булып чыга иде. Кыскасы, туй үпкәсез узмый, кайсының көчлерәк икәне исә шәхси ярышта ачыкланачак. Әлегә төп фаворит булып Камилә санала.

Камилә Вәлиева, Олимпия чемпионы:

– Бу минем балачак хыялы иде. Олимпия чемпионы буласымны әниемә 3 яшьлек чагымда ук әйттем. Менә хыял тормышка ашты. Хәзер тагын бер хыялым тормышка ашсын өчен тырышачакмын.

 

Лилия Гыймазова

https://vatantat.ru/2022/02/74115/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X