erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

COVID-19 : чир ял итми, китми дә

Россиядә биш атна дәвамында коронавирус инфекциясе йоктырып авыручылар саны кимү күзәтелә. Үлем—китем күрсәткечләре белән дә шулай ук. Уртача алганда, коронавирус бер тәүлеккә 1132 кеше гомерен өзә. Бу декабрь башындагы саннардан берничә дистәгә азрак. (Ватаным Татарстан)

Моңа карап кына ил төбәкләренең барысы да коронавируслы чикләүләрдән баш тартырга ашыкмый. Әмма, сагаеп кына, аз дәрәҗәдә булса да, вазгыятькә бәйле рәвештә кайбер чикләүләр «йомшара».

Шулай да «омикрон» куркыта. Россия дә аның белән очрашмыйча калмаячак. Бер атна эчендә коронавирусның яңа штаммын йоктыручылар саны 25 кешегә җитте. Әлегә үлүчеләр юк.

Узган атна ахырында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова илнең дүрт төбәге тиздән күмәк иммунитет күрсәткеченә ирешәчәк дип белдерде. Болар – Чукотка автономияле округы, Карелия, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе. Аларда коронавируска каршы күмәк иммунитет күрсәткече 75 проценттан артыграк.

– Тува, Мәскәү, Мурманск, Калининград, Липецк өлкәләре дә калышмый. Аларда бу күрсәткеч 71 проценттан күбрәк, – диде Татьяна Голикова. Сүз уңаеннан, Россиядә күмәк иммунитет булдырган бердәнбер төбәк булып Севастополь санала. Анда халыкның 88,7 проценты коронавируска каршы вакцина ясаткан.

Татарстанда да коронавирус белән чирләүчеләр саны сизелерлек дәрәҗәдә кимеде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «шимбә киңәшмәсе» вакытында белдергәнчә, бу – күрелгән катгый чараларның нәтиҗәсе.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Чирнең һәр яңа «дулкын»ы безнең алдыбызга яңа бурычлар куя һәм вазгыятьне кулдан ычкындырмас өчен күбрәк көч таләп итә. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк. Вакцина ясатуны да киметмәскә. Республикада 500 меңнән артык доза бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәгълүм булганча, Татарстан кафе-рестораннарына 20 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр төнге 1гә кадәр эшләргә рөхсәт ителде. 31 декабрьдә исә иртәнге 3кә кадәр хезмәт күрсәтергә ярый.

– Без үз өстебезгә бик җитди җаваплылык алабыз, бик күп әзерлек эшләре башкарылды, – диде бу уңайдан Президент.

САН

Татарстанда 2260399 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Бер тәүлеккә үсеш – 3002 кеше. Вакцина ясатучыларның 1859124е прививканың икенче дозасын кадаткан.

Россиядә COVID-19 инфекциясе таралуның иң югары күрсәткече Түбән Новгород өлкәсендә һәм Мәскәүдә теркәлгән (1,12). Ил күләмендә бу сан – 0,96.

https://vatantat.ru/2021/12/70809/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X