erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш укучылары өчен БДИ буенча яңалык

Чыгарылыш укучылары БДИ предметларының берсен 4 нче һәм 5 нче июльдә яңадан тапшыра алачак.

Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.

Әгәр бала, дулкынлану аркасында, эшне сыйфатлы башкармаса, бу аның киләчәк язмышын, карьерасын «боза» ала, дип билгеләп үтте ул. Шуңа күрә, премьер сүзләренчә, имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге «мөһим карар» булган.

Михаил Мишустин яңа тәртипне гамәлгә ашыру өчен законга өстәмә үзгәрешләр кертү кирәк булмаячагын билгеләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Федераль җыенга юллама җиткергәндә, Россия президенты Владимир Путин укучыларга кабул итү кампаниясе ахырына кадәр бер фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, Бердәм дәүләт имтиханы механизмы камилләштерелергә тиеш.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/cygarylys-ukucylary-ocen-bdi-buenca-ianalyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X