erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Исхаков: «Татарда эротика өлкәсен беркем өйрәнмәде, шуңа үзем «Камасутра» язам»

Күренекле галим, тарихчы Дамир Исхаков белән гаиләсе, әдәбият һәм татарча «Камасутра» турында сөйләштек ("Интертат", Казан, Лилия Заһидуллина).


«Бер укытучыны тәнкыйтьләгәч, мине аспирантурага алмадылар»
Дамир абый, сез тарих белән 40 елдан артык шөгыльләнәсез. Бу юнәлешкә ничек килеп кердегез?

Кечкенә вакыттан китап укырга хирыс булудан киләдер бу. Фантастика, сәяхәтләр турында, тарихи әйбер укырга ярата идем. Мин Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән бит, шуның китапханәсендәге бөтен китапларны укып чыктым. Хатыным Горький исемендәге әдәбият институтында укыды. Хатын белән тартышам, әдәбиятны аннан яхшырак беләм, чөнки кечкенә вакыттан күп укылган. Яшь вакытта алган белем нәтиҗәсендә тормышка да киләсең.

Университетка кергәч, тарих юнәлешендә укыдым. Өченче курстан экспедицияләргә чыга башладым, диплом эшен этнография буенча яздым. Укып бетергәч, өч ел мәктәптә эшләдем. Аспирантурада урын бар иде, әмма мин университеттагы бер укытучыны тәнкыйтьләгәч, миңа аспирантурага керергә рөхсәт бирмәделәр. Авыл мәктәбенә җибәрделәр. Саба районы Иске Икшермә мәктәбендә өч ел эшләдем. Анда тарихи түгәрәк оештырдым, авылның тарихын яздык. Ул мәктәп белән хәзер дә элемтәне өзмибез.

Әле мин Жириновскийны тәнкыйтьләгәч, шул мәктәпне тәмамлаучылар: «Дамир абый, сезгә бөтен Саба районы теләктәшлек күрсәтәбез!» — дип яздылар. Өч елдан соң ИЯЛИдагы галимнәрнең ярдәме белән Мәскәүгә этнология буенча аспирантурага кердем.

Бер карасаң, теге вакытта Казан аспирантурасына алмаулары әйбәт булган, соңыннан Мәскәүгә үк барып җиткәнсез.

Әйе, ул яктан оттым. Мәскәүдә данлыклы институтта аспирант булу — зур нәрсә. Анда атаклы галимнәр бар иде, алар белән аралашып, фикерләшеп тордык. Минем фәнни җитәкчем җанисәп буенча зур белгеч иде, аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Хәзер Татарстанда җанисәп буенча үземне иң зур белгеч дип саныйм. 


Рамил Гали
«Заводта бер ел эшләп фатир алдым»
Гаиләгез, балаларыгыз турында да сөйләгез әле.

Хатыным Зәйтүнә гомере буе Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләде, ул тел белгече. Бер улым, бер кызым, өч оныгым бар. Барыбыз да татарча сөйләшәбез, Аллага шөкер. Фатир алганчы, берничә ел хатынның өендә тордым. Шунда бабайның: «Өйгә кердеңме, русчаңны урамда калдырасың», — дип әйткән сүзе бар иде. Хатыным да милли гаиләдән. Балалар да татарча яхшы белә, оныкларым да сөйләшә. Берсенең теле яследә русча ачылды, әмма аны өйрәтергә тырышабыз.

Балаларыгыз кем булып эшлиләр?

Кызым ICL компаниясендә программист. Улым шәхси эшмәкәр, төзелеш өлкәсендә үз эшен алып бара, үзе химия фәннәре кандидаты.

Кайда торасыз?

Өч бүлмәле фатирда торам. Үз вакытында заводта бер ел эшләп, ул фатирны яшьләр төзелеш комплексы аша алган идем.      

Заводта да эшләдегезмени?

Шул фатирны алу өчен эшләдем. Ул заманда тәртип шундый иде. Әле анда бару өчен конкурс иде, ИЯЛИ аша гына эләктем.

Сезгә фәнгә тартылу каян килгән?

Минем бабайлар арасында имамнар күп булган, бәлки шуннандыр. Мин бервакыт Тел, әдәбият, тарих институтында эшләгәндә анкета оештырдым. Анда эшләүче 70ләп галимнең күбесенең бабалары имам булуы ачыкланды. Димәк, буыннан килә торган нидер кала, кеше укуга бирелә. Бу мәдәният, аралашу даирәсе белән дә бәйле дип уйлыйм.

Институтта эшләүче 70ләп галимнең күбесенең бабалары имам булуы ачыкланды. Димәк, буыннан килә торган нидер кала, кеше укуга бирелә.
Әти-әниегез кемнәр?

Бик гади кешеләр иде, хәзер икесе дә мәрхүмнәр. Әни гомер буе счетовод, әти заготзернода склад мөдире булып эшләде. Әни Саба районыннан, әти Кукмарадан иде.

«Татарда текә әсәрләр юк»
Гел китап укудадыр инде сез. Ничә китабыгыз бар?

О, минем китапларым нык күп! Санын төгәл әйтә алмыйм, ләкин биш меңнән дә ким түгел.

Нинди китаплар күбрәк анда?

Төрлесе бар. Тарих буенча бик күп, фантастик әдәбият шактый.

Татар әдәбияты укыйсызмы?

Әлбәттә. Соңгысы Эльвира Фатыйхованың «Шаманнар артыннан сәяхәт» дигән китабы булды. Кызык кына китап. Шуннан соң татарча укырга вакыт булмады әле.


Михаил Захаров
Бүгенге татар язучыларыннан кайсыларын аерып әйтер идегез?

Минемчә, бүгенге татар әдәбиятында тирән әсәрләр юк. Мин татар язучылары турында да югары фикердә түгел. Аларның төп эше — картаеп үлгән язучыларны күмеп йөрү. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашмыйлар.

Ни өчен шулай?

Бәлки татар милләте кризистадыр, шуның белән бәйледер. Яраткан жанрым — фантастика, Пелевинны укыйм, бик текә әсәрләрне яратам. Татарларда андый текә әйберләр юк. Мескенрәк кыяфәттәге, көнкүреш тормышны сурәтләгән әсәрләр күп, алар миңа кызык түгел.

Көнкүреш күп шул безнең әсәрләрдә…

Коточкыч күп…

Ә нәрсә җитми?

Тирәнлек җитми. Без психологик күчешне үтмәдек, минемчә. Элекке буын — Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиевләр заманында югары әдәбият булган, шул дәрәҗәгә дә җитә алмыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер карасаң, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә дә көнкүреш күп.

Ләкин анда кызык әйберләр бар. Ул бик акыллы егет иде. Яшь чакта, укыганда минем әнинең апасы белән йөреп тә алган, аның белән шактый аралаштык. Әмирхан Еники белән дә нык аралаштым. 1990нчы елларда мин татар-башкорт мәсьәләсе белән ныклап шөгыльләнә башладым. Әмирхан ага миңа: «Дамир, син шуны онытма: татар да, башкорт та борынгы халыклар. Әмма татар — карт милләт. Башкортлар — яшь милләт, алар әле күтәрелеп кенә килә. Алар шулайрак хәрәкәт итәрләр инде, син аларга бик кагылма, борчылма», — диде. Ул Башкортстандагы тормышны яхшы белә иде.

«Хатынымның — үз бакчасы, минеке — үземнеке»
Китап укудан тыш, нинди хоббиларыгыз бар?

Бакчачылык. Минем бабай — әнинең әтисе дә яхшы бакчачы иде. Алты яшьлек чагымны хәтерлим, безнең бакчада кешедә үсмәгән нәрсәләр, грушалар, алмалар бар иде.

Бакчагыз кайда?

Казан эчендә генә, Попов урамы белән Милли китапханә астында, Казансу буенда.

Нәрсәләр үстерәсез?

Анда бөтен нәрсә дә бар. Виноград та үстерәм. Үзизоляция вакытында безне бакча коткарды. Чыгарга ярамаганда башта велосипед белән кача-поса гына йөрдем. Аннан электр самокаты сатып алдым, шуның белән йөрдем. Бакчачылык эше сәламәтлек өчен бик яхшы. 70 яшьтә бик йөгереп йөреп булмый, ә бакчадагы физик хәрәкәт килешә.

Хатыныгыз да сезнең белән бакчада эшлиме?

Хатынның әнисеннән калган үзенең йорты бар, аның бакчасы аерым. Ике бакчага хуҗа без. Аныкында җир зур түгел.

Балаларыгыз бакча эшендә булышамы?

Кызымның үзенең бакчасы бар. Малай җир эшен бик яратмый. Кирәк вакытта ярдәмгә аларны чакырабыз инде.


Рамил Гали
«Рафаэль Хәкимов белән бер-беребезгә психологик яктан туры килмибез»
Сәясәт белгече, тарихчы Рафаэль Хәкимов белән сезнең арада берничә ел элек каршылык туды. Ничек килеп чыкты ул?

Каршылык бик көчле булды. Рафаэль Хәкимов Минтимер Шәймиев киңәшчесе булганда институт эшләренә бик катнашмый иде, анда төп эшләрне Фәрит Солтанов алып барды, үзебез генә эшләдек. Аннары Хәкимов киңәшче вазыйфасыннан китеп, директор булып утырды да бөтен нәрсәгә тыгыла башлады. Бар нәрсәгә дә уңышлы тыгылмады, шуннан конфликтлар китте.

Мин — мөстәкыйль фикерләүче, үземнең баш белән яши торган кеше. Мин аны үзем белән бер дәрәҗәдә дип карыйм. Аның сүзләрен тыңламый идем. Ул исә үзен лидер дип санады, хәтта безгә үзенең фәнни булмаган карашларын тага башлады. Без галим буларак аның белән килешә алмыйбыз. Каты бәхәсләр булды. Соңгы хәлләр краеведлар хәрәкәте белән бәйле иде, нык тавыш чыкты. Миңа 65 яшь тулгач, Хәкимов тиз генә миннән котылды.

Хәзер аның белән аралашмыйсызмы?

Юк. Психологик яктан бер-беребезгә туры килмибез.

Татар халкының үзенчәлекле сыйфатларын атагыз әле?

Эчтә утыра торган кол психологиясе, куркаклык бар. Укытучылар арасында шундый кешеләр бигрәк тә күп. Ул безнең озак еллар колониаль халык булып яшәвебездән дә киләдер. Татар мескен булмаска, үзенең мәнфәгатьләре өчен көрәшергә тиеш.

Татарның икенче сыйфаты — хөсетлек.

Риза Фәхретдин та игътибар иткән тагын бер сыйфаты — татар коллектив хәрәкәткә бик күнекмәгән. Индивидуализм көчле, һәрберсе үзен баш дип уйлый. Өч татар булганда җиде оешма барлыкка килә. Төбәкләрдә дә өчәр-дүртәр мөфтият төзеп яталар, бер-берсе өстеннән шикаятьләр язалар. Риза Фәхретдин үз вакытында моның турында бик уйланган һәм шундый нәтиҗәгә килгән: безнең халыкта морзалар токымнары күп сакланган һәм бер-берсенә буйсынырга яратмаган. Бу сыйфат шуның белән бәйле.


Салават Камалетдинов
Сез гел түбәтәй белән йөрисез. Андагы бизәкләр нәрсәне аңлата?

Монысы Алтайдан алып кайткан түбәтәй. Кичә Руслан Айсин белән Самарада идек, кафега төштек. Берәү: «Без сезне телевизордан күрдек, түбәтәегез шушы иде», — ди татарча. Түбәтәйдән таныйлар, Жириновский янында да түбәтәйдән чыгыш ясадым бит. Үземә ошаган түбәтәй генә киям.

Татар башына түбәтәй килешә бит, сез аны беләсезме? Тарихчы буларак әйтәм, Алтын Урда чорында ислам кабул ителгәч, безнең түбәтәй шлем астыннан кия торган башлык булган. Шлемның тимере башка нык баса, ә бу шуннан саклый. Сугышка керер алдыннан шлемны салып, түбәтәй белән генә намаз укый торган булганнар. Шуннан сакланган ул бездә. Безгә яһүдиләрнең баш киеме ошамый, аларныкы баш очында гына, кечкенә бит. Ә безнеке башны каплап тора, чөнки өстеннән шлемны киеп куясы бар. Борынгыдан килгән, традицион баш киеме ул.

«Татарча „Камасутра“ язарга теләгем бар»
Үз вакытында зур шау-шу тудырдыгыз — татарча «Камасутра» язам дип игълан иттегез. Бу идея ничек туды?

Аның идеясе очраклы килеп чыкты. Минем улым да, племянник та татар-төрек лицеенда укыдылар. Шул мәктәпләрне тотучылар белән дус идем. Аларга каршы Мәскәү ягыннан басым башлангач, төрекләрне якладым, бу хакта матбугатка да яздым. Минтимер Шәймиев тә яклады, Мәскәү прокуратурасына: «Бу мәктәпләр файдалы», — дип язган хатын да күрдем аның. Шәймиев басымы астында гына Мәскәү бу мәсьәләдә тезләнде. Шул вакытта мин ФСБ күзәтүе астына эләктем. Минем бер туганга: «Дамир артыгын кылана», — дип хәбәр иткәннәр.

Игътибарны ничек башка якка юнәлтергә кирәк дип уйлый башладым һәм «Камасутра» язам дип уйлап чыгардым.
Игътибарны ничек башка якка юнәлтергә кирәк дип уйлый башладым һәм «Камасутра» язам дип уйлап чыгардым. Мин шуны әйтүгә «Русский репортер» дигән журналдан бер журналист яныма йөгереп килде, анда бу хакта мәкалә басылды. «О, Исхаков нинди кызык әйбер яза!» — диештеләр. Мин яратмаган Рафаэль Хәкимов гыйльми җыелышта: «Исхаков берни эшләми, үзенең «Камасутра”сы белән шөгыльләнә», — диде. Шуннан соң мин бу эшне чыннан да эшләргә кирәк, дидем.

Эшли башладыгызмы соң?

Җенси темага коточкыч күп китаплар җыйдым, хәзер минем андый 500ләп басмам бар. Шуны күргән саен хатыным: «Бу безнең кяфер почмагы», — ди. Сәламәтлек булса, татарча «Камасутра”ны язып чыгарга теләк бар. Бәлки бераз кызыграк нәрсә булыр, бәлки әдәби әсәр итәрмен, әле уйлап бетермәдем. Бу теманы өйрәндем, Төркиядә булганда да караштырдым. Төрек солтаннарының гарем тормышындагы шул темага багышланган китаплары исемлеге генә дә биш йөз битлек китап калынлыгында! Кулъязмалары шундый күп! Кызганыч, бездә эротик сфера өйрәнелмәгән. Этнограф буларак әйтә алам: бу сфераны бездә беркем өйрәнмәде, төшеп калды ул.

Бу безнең менталитет белән бәйледер?

Без мөселман булгач, ул мәсьәләдә бераз кысылган. Исламда катгый нормативлар бар, бездә ул турыда бик сөйләшергә дә ярамый. Руслар сүгенү сүзләре, урта гасырлардагы эротик тормыш буенча да китап чыгарып бетерделәр. Шуңа компенсация ясау өчен бәлки берәр нәрсә эшләрмен. 

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/25-09-2021/damir-ishakov-tatarda-erotika-lk-sen-berkem-yr-nm-de-shu-a-zem-kamasutra-yazam-5838376

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X