erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллинаны судка биргәннәр

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаны “Миләшләрем” җырын (Мөдәррис Шакиров сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе) башкарганы өчен судка биргәннәр ("Шәһри Казан").

 

“Минем бу җырны җырларга хакым юк һәм мин аны җырламыйм да. Күпләр аны башкаруымны әле дә сорый. Хәтта радиода да яңгырый ул җыр. Кулымда – суд чыгарган карар, миннән зур күләмдә акча таләп итәләр. Янәсе мин бу җырны кайсыдыр чарада законсыз рәвештә башкарганмын. Хәзерге вакытта моны ачыклау өстендә эшлибез. Бәлки бу - иске видеоларның берседер”, - ди Дилә. Ул инстаграмдагы дусларыннан авторлык хокуклары буенча эшләүче тәҗрибәле адвокат тәкъдим итүләрен дә сораган.

“Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп – ул акча эшләү. Менә нәрсә кирәк хәзер кешегә! “Мораль”, “этика” дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый инде монда. Аллага шөкер, горурланып әйтә алам, мин татар җырларын бөтен дөньяга таратуда үземнең зур өлешемне керттем. 18 ел эчендә Россиядә генә түгел, башка илләргә дә концертлар, Сабан туйлары белән килгәнем булды. Чын сәнгать ул акчага гына корылмаган. Ул аннан өстен булырга тиеш”, - ди Дилә Нигъмәтуллина. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/dil-nigmtullinany-sudka-birgnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X