erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динә Латыйпова: "Ошамый икән, ишек ачык"

Җырчы Динә Латыйпова – Инстаграмдагы сәхифәсен үзенчәлекле итеп алып баручы артистларның берсе. Ул анда һәрдаим хикәяләрдән өзекләр урнаштыра

 

Хәзерге вакытта Динә Латыйпова Инстаграмда “Атаказ биюе” хикәясен урнаштырып бара. Аның беренче бүлеге узган елның ноябрендә чыккан булган. “Фикерләрегез белән сак булуыгыз сорала, хикәянең хуҗасы безнең арабызда”, - дип кисәткән Динә ханым.

Күбесе хикәяләрнең дәвамын көтеп ала, ләкин араларында тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мәсәлән, берәү: “Бетәсе булмады бу атаказның”, - дип язган. Аңа җавап итеп: “Хатларның төрлесе була. Атаказ әлегә бетми, тик сез минем биттә бетәсез. Кемне дә көчләп кертмим һәм тотмыйм. Үз исемем астындагы яшерен булмаган аккаунт. Керү дә, чыгу да бушлай. Ошамый икән, ишек ачык. “Отписаться” дип атала ул. Белмәгәннәргә булышам. Тагын бер кисәтү! Минем лентада сораусыз реклама һәм мәгънәсез комментарияләр рөхсәт ителми. Хөрмәт белән, Динә”, - дип язган Динә Латыйпова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/din-latyypova-oshamyy-ikn-ishek-achyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X