erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Илшат Гафуровны тикшерү изоляторыннан чыгаруларын сораган

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Мәскәү шәһәр судына Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровны сак астыннан азат итүне сорап мөрәҗәгать ииткән ("Ватаным Татарстан").

 

«Илшат Гафуровның яшен, аның хезмәте, хезмәттәшләренең һәм туганнарының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, аны өй арестына җибәрүләрен сорадым. Искәртәм: минем, депутат буларак, тикшерү барышына тыкшынырга хакым юк», — дип белдергән Гыйльметдинов.

Хәзерге вакытта Илшат Гафуров башкала тикшерү изоляторында. Ул заказ биреп кеше үтертүдә гаепләнеп узган елның декабрендә кулга алынды һәм аны Мәскәүгә җибәрделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гафуров берничә тапкыр үз арестына шикаять биреп караган. Әмма Мәскәү шәһәре суды аның үтенечен канәгатьләндермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X