erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләтнеке булмаган пенсияләрне биш елга алданрак алырга рөхсәт итәләр

Россиялеләргә вакытыннан алда - 55 яшьлек хатын-кызларга һәм 60 яшькә җиткән ир-атларга дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы биреләчәк. Бу хакта закон проектын хөкүмәт хуплады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

 

Хәзерге вакытта законнар картлык буенча иминият пенсиясен дә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында катнашучылар өчен пенсияләрне дә түләү өчен тигез пенсия нигезләмәсен билгели.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгу яше биш елга киметеләчәк. Шулай ук аны инвалидлар, Ерак Төньяк хезмәткәрләре һәм иминият пенсияләрен вакытыннан алда алу хокукына ия башка затлар өчен тагын да иртә яшьтә билгеләү гарантияләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Документны парламентның түбән палатасының көзге сессиясе барышында карау планлаштырыла.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/05/192916/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X