erid:2VtzquqpS7d
Дәниф Шәрәфетдинов: "Кызым абыйсыннан рөхсәт сорап кияүгә чыкты"
Яңалыклар

Дәниф Шәрәфетдинов: "Кызым абыйсыннан рөхсәт сорап кияүгә чыкты"

Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов кызы Диананы кияүгә бирде. Никахның ничек узуы, яшьләрнең кайда яшәве турында Дәнифнең үзеннән сораштык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“25 март көнне кызымның никахы булды. Кияү – Артур исемле, Чаллы егете. Мәҗлесне Чаллыда кафеда үткәрдек. Яшьләр Казанда яшәячәк, чөнки кызым шунда укый. Диана абыйсы Динардан рөхсәт сорап кияүгә чыкты (көлә). Дианага – 20, Динарга – 23 яшь. Улымның өйләнергә исәбе юк әле. Сәламәтлеккә килгәндә, барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Узган ел көткән даруларны быел, ниһаять, бушлай бирә башладылар”, - дип сөйләде безгә Дәниф Шәрәфетдинов.

Диана белән Артурны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/dnif-shrfetdinov-kyzym-abyysynnan-rkhst-sorap-kiyag-chykty

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев