Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дөньяда тагын бер җитди вирус тарала

    Әлеге авыру инде 20ләп илдә теркәлгән. Маймылларда очрый торган чәчәк авыруы (оспа обезьян) кешеләргә дә йога башлаган. Ул Үзәк һәм Көнбатыш Африканың ерак районнарында әллә нигә бер очрый торган вируслы авыру санала. Соңгы тапкыр 2017 елда Нигериядә таралып алган. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

    Кешенең маймыл чәчәк авыруы йоктыруының беренче очрагы быелның 7 маенда Бөекбританиядә теркәлгән. Ул кеше Нигериядән кайткан булган. 20 майда инде бу илдә авыручылар саны егермегә җиткән. Аннары вирус Португалия, Испания, Австралия, Италия, Канада, Франция һәм башка илләрдә ачыкланды. Әмма вирус эләктерүчеләрнең барысы да Африкада булмаган һәм ул шуның белән “гадәти дә түгел”.

    Вирус таралуны аның мутацияләнүе белән бәйләп карыйлар. Тик яңа вариант булуы әле расланмаган. Шулай ук ул ни рәвешледер аның таралуы өчен уңай шартлар барлыкка килү белән дә аңлатыла. 

    Бездә Россиядә зарарлану очраклары әлегә теркәлмәгән. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аңлатканча, 1980 елга кадәр чәчәк авыруына каршы вакцинация мәҗбүри булган, шуңа күрә аңа каршы иммунитетыбыз бар. Йоктырган очракта да аны дәвалап булачак – моның өчен дарулар җитәрлек.

    Гадәти чәчәк авыруына каршы булган вакцина бу вирусны җиңәргә булышачак дигән версия дә бар, чөнки алар икесе дә охшаш. 1980 елга кадәр туганнарга прививка ясатылган булгач, алар маймыл чәчәк аввыруыннан өлешчә сакланган. Шул ук вакытта иммунитетлары ни дәрәҗәдә көчле булуын белү мөмкин түгел. Ни дисәң дә, привикадан соң кырык елдан артык вакыт узган.  

    Роспотребнадзор идарәсе маймыл чәчәк авыруының Россиягә керү ихтималын бик түбән дип бәяли, белгәнегезчә, әлеге чир табылган күпчелек илләр белән авиаэлемтәләр чикләнгән. Шулай ук вируска карата эндемик булган илләргә баручыларга хайваннар белән элемтәгә кермәскә киңәш ителә. Бигрәк тә кимерүчеләр һәм приматлар турында сүз бара.

    Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков матбугат очрашуында журналистларның: “Татарстанга маймыл чәчәге яныймы?” – дигән соравына, бу хакта сөйләү иртәрәк, дип җавап бирде.

    Реклама

    – Коронавирус башланганда, без аның пандемиягә әйләнүен уйлап та карамадык. Европа, Африка илләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп, без әлегә аның инфекциягә әйләнүен фаразлый алмыйбыз. Әлбәттә, хезмәттәшләребезнең тәҗрибәләрен өйрәнәбез, аларның дәвалану ысулларын карыйбыз. Әлегә инфекция таралу турында бер ни дә әйтә алмыйбыз. Бу хакта сөйләү иртәрәк, – диде Жаворонков.

    Вирусның, башка йогышлы авырулар кебек үк, инкубация чоры бар. Вирус ачыкланганның 92 очрагы да аны якынча бер атна элек эләктерүләрен күрсәткән. 

    Авыру билгеләренә килгәндә, бизгәк тоту, баш, буыннар авырту, шешенү күзәтелә. Аннары тимгелләр чыгарга мөмкин. Ул гадәттә иң элек биткә чыга, аннары тәннең башка өлешләренә күчә, күбесенчә – кул учында һәм табан астында. Тимгелләр кычытырга һәм авыртырга да мөмкин. Алар төрле стадия аша үтеп, соңрак кутыр барлыкка килә. Инфекция 14-21 көнгә сузыла.

    Марат Садыйков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:

    – Авыруның ничек таралачагын фаразлый алмыйм, мин Вольф Мессинг түгел. Әмма вазгыять бераз борчулы. Әлеге вирус Европа илләрендә ачыкланган, ул арта бара. Нигездә без аның нинди авыру икәнен аңлыйбыз. Үлүчеләр саны 1дән 11 процентны тәшкил итә. Бу да зур саннар дип уйлыйм. Йогышлы авырулар хезмәте белгечләренә бу авыруны булдырмау һәм дәвалау буенча проектлар, программалар эшләү йөкләнде. Күптән түгел Рөстәм Нургалиевич шаярткан кебек, әлегә татарларга кагылмый.

     http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/dnyada-tagyn-ber-itdi-virus-tarala

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: