erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәрестә укытучы каршында умыртка баганасын сындырганчы кыйнаганнар

Шушы көннәрдә Башкортстанның Чишмә бистәсендә җиденче сыйныф укучысы зыян күргән. Аны ничек итеп кыйнауларын сабакташлары видеога тешереп торган.

Социаль челтәрләрдәге "Начар яңалыклар" берләшмәсе мәгълүматларына караганда, үсмернең сыйныфташы физкультура дәресендә умыртка баганасын сындырган. Дәрестә кыйнауны видеога төшереп торганнар. Язмада укучының каршы торырга тырышуы күренә, әмма көчләр тигез түгел, беркем дә ярдәмгә дә килми.Зыян күрүченең әти-әнисе улының җитди имгәнүе өчен гаепнең бер өлешен физкультура укытучысына сала. Әлеге ролик буенча фикер йөрткәндә, ул ваемсызлык күрсәткән.Әлеге укучыны сыйныфташлары даими рәвештә мыскыл итеп торган һәм кыйнаган. Соңгы тапкыр чамадан чыкканнар күрәсең. Хәзер балага инвалид булып калу куркынычы яный, дип яза Кызыл таң.  

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

vk.com

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X