erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дәшмәү алтынга тиң булды”

​​​​​​​Симетбашта яшәүче Мәсхүдә апа Бәйрәмова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Симетбашта яшәүче Мәсхүдә апа Бәйрәмова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле, беренче карашка ук үтә дә сабыр, аз сүзле Мәсхүдә апаның йөзе яктырып китте, үзен шулай зурлаулары өчен чын күңеленнән рәхмәтен белдерде.

Тумышы белән Олы Әтнә кызы ул. Биш балалы гади колхозчылар гаиләсендә туган. Әтисен хәтерләми дә, сугышта һәлак булып калган.

– Әни үстерде безне. Бик тыныч холыклы, әйбәт, тәртипле хатын иде. Мин дә аңа ошаган, бер тавыш-тыным юк. Өч киленем бар, килешеп яшибез, үз кызларым кебек күрәм, – ди Мәсхүдә апа.

Дүрт сыйныф кына укып кала кыз. 14 яшеннән колхозда эшли. Буй җиткәч, Вәдүт исемле Симетбаш егетенә кияүгә чыга.

– Димләп бардым. Аңарчы күргән кешем түгел иде. Бер күрдем дә гашыйк та булдым. Чибәр иде ул. Бер атна очраштык та өйләнешеп тә куйдык. Бик әйбәт тә булып чыкты. Мине бик яратты. Тик гомере генә озын булмады,– диде Мәсхүдә апа. – Симетбашта мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләдем. Төнге бердә барып мичкә ягулар, ут, күмер төшмәде микән дип барып караулар – йокы булмады инде. Утынны кул пычкысы белән кисәбез, ярабыз. Хәзер генә бик рәхәт ул. Аннан йортта кайнана, кияүгә чыкмаган кыз бар иде. Икесенә дә ярап яшәдем. Кирәген генә әйтә идем. Алдыма карап шыпырт кына йөрдем. Минем өчен дәшмәү алтынга тиң булды.

– Кияүгә чыкканына 60 ел, ә чын кайнана булып яши башлавына ике-өч кенә ел әле, – дип кушылды Казанда яшәүче килендәше Люция апа. – Ире 42 яшендә вафат булды. Үләр алдыннан сизгән кебек барлык туганнарын күреп чыккан. Казанга балаларына киемнәр алырга килгән иде, бездә тукталды. Сагындым, иртәгә кайтам, дигән көнне вафат булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсхүдә апа ялгызы өч баланы аякка бастыра. Хәзер биш оныгы, ике оныкчыгы бар. Вазыйх белән Ваисы Казанда, Фәнис төп йотта калган. Өчесе дә әниләренә ошаган, аз сүзле, елмаеп кына торалар.

– Безнең әни иң яхшы кешеләрнең берсе. Йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз, – дип барысы исеменнән берничә сүз белән генә җавап бирде Вазыйх.

– Без өч килен. Өчебез бик дус булдык. Сүзгә килгән юк, туганнар кебек бик тату яшибез, – диде Гөлсем.

– Балаларым бик игелекле булдылар, Аллага шөкер. Киленнәрем дә бик әйбәт, – диде Мәсхүдә апа. – Төп йорттагы улым иртән эшкә киткәндә нихәл, әни, дип хәлемне белә, кич беренче булып минемянга керә. Киленем белән дә бик килешәбез. Әле күзлексез укыйм, колакларым ишетә, шуңа шөкер. Монда минем кулга эш тидермиләр.

Гаиләдә әтиләренең истәлеге булып музыкага, җырга мәхәббәт калган. Нәселләре белән музыкантлар булганнар. Вәдүт абый җырлаган, сеңлесе олыгайгач та сәхнәдән төшмәгән. Җырчы-композитор Ваис Бәйрәмов Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Балалары – Мәсхүдә апаның горурлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X