erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егерме өч яшьлек Искәндәр Нурмиев беренчеләрдән булып "кызыл зона"га керә

Коронавируслы сырхаулар белән эшләүче Искәндәр Нурмиев: «Шәфкатьле булу – иң мөһиме» (Ватаным Татарстан)

Каһарманнарның яше юктыр ул. Искәндәр Нурмиев,  23 яшендә генә булуына карамастан, үз эшенә бирелгән, яшьлегенең иң күп өлешен хезмәт урынында – кыл өстендә торган гомерләрне коткарып, хастаханәдә уздыра. Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә урта медицина хезмәткәре булып эшләүче Искәндәр һөнәрен ни өчен яратуы, коронавируслы вазгыять, чирнең үзгәрүе, вакцина ясату һәм максат-хыяллары турында «ВТ»га сөйләде.

 «Мин – эшемнең фанаты»

Медицина көллиятен тәмамлауга, сентябрь аенда Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлегенә урта медицина хезмәткәре булып (медбрат. – Ред.) эшкә урнаша Искәндәр. Үзе эшләгән бүлектән иң беренчеләрдән булып «кызыл зона»га керергә ризалаша.

  • Кызыксыну! Ярдәм итү теләге! Шулар этәрде мине. Курку булмады. Ул чордагы коронавирусны хәзергесе белән чагыштырып булмый. Җиңелрәк иде, – ди Искәндәр.

Коронавируслы сырхауларны дәвалый торган бүлектәге беренче кизү көнен дә яхшы хәтерли ул. Барысы да җитди, дүрт сәгать саен яңа битлек, респиратор алмаштыру, тәндә бер генә дә ачык җир булырга тиеш түгел, һәр җиргә лейкопластырь ябыштырылган, нәрсәнең-ни икәнен белмисең, инфекция турында да мәгълүмат күп дип әйтеп булмый… Шушы шартларда ике елга якын вакыт узып та киткән. 16шар сәгать эшләгән чаклары да булган. «Кеше һәр нәрсәгә дә ияләшә. Медицина өлкәсендә эшләмәгән кешеләргә бу ят нәрсә булып тоелырга мөмкин. Эшебез бит. Әйе, махсус киемнәрдән йөрибез, әйе, шартлар үзгәрәк. Хәзер инде бу  табигый халәтебез кебек. Күнектек», – ди.

Күнектек, дисәләр дә, 16шар сәгатьлек эш көненнән соң күзлектән, махсус киемнән биттә, тәндә калган тирән эзләр тагын бер киеренке көн турында озак вакыт искә төшереп торачак әле. Иртәгә исә шул ук хәл тагын кабатланачак…

Искәндәр – медицина тармагының  чын фанаты. Аның турында, эш урынында яши, дип тә әйтергә була хәтта. Елда 365 көн булса, шуның 200ен хастаханәдә үткәрә ул.

– 23 яшьтә генә булсам соң. Эшеңне яратмасаң, бер нәрсәгә дә ирешеп булмый дип саныйм. Күпләр күктән төшкәнне көтеп ята. Бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсең килсә, аңа хезмәт белән генә ирешеп була. Эшләгән кешене күрми калмыйлар. Акчасы да, башкасы да була. Тик ятып кына тәнкыйтьләү җиңел ул. Иң яхшысы – мин хәзер эшлим, аннан шуның җимешләрен татыйм, әҗерен, нәтиҗәсен күрәм. Үз эшемнән мин бик канәгать. Сәламәтлеккә әллә ни зыян килмәс тә, бәлки. Йокы юк инде. «Ябыктың», –  дип тә әйтәләр. Бу инде кыяфәтемдә сизелә. Әле бу арада үлчәнгәнем юк, тик кайбер кигән киемнәрем зур, – ди Искәндәр. – Хастаханә минем өчен эш урыны гына түгел. Гаиләм дә ул, якын урын да.

Сүз уңаеннан, Искәндәр бу елның 24 июнендә Эльбрус тавына менеп, 5642 м биеклеккә хастаханә әләмен кадады. «Тауга бер әзерлексез, бер куркусыз мендем. Гомумән, эштән кала сәяхәт итәргә яратам. Ялны планлаштыру – минем өчен изге нәрсә. Пляжда кызынып, су кереп яту  минем өчен түгел. Россиядә, Татарстанда без күрмәгән ни кадәр матур урыннар бар!» – ди ул.

Сламәтлекне кайгыртырга кирәк

Чир үзгәрә, мутация кичерә, яңа штаммнары барлыкка килә. Дәвалауның бер төре башкасына туры килмәскә дә мөмкин. Бу хакта табиблар да кат-кат искәртеп тора. Искәндәр дә моны инкарь итми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– «Чир юк» дигән ышану белән яшәүчеләрне аңламыйм. Андый кешеләр урманнан чыккандыр, дим. Берсендә, Сабага кайтып барам, юлда торган бер кешене утырттым. Сөйләшкәндә, коронавируслы сырхауларны дәвалый торган бүлектә эшләвемне әйттем. «Коронавирус бармыни ул?» – ди бу миңа. Бернинди чикләргә сыймаслык хәл бит бу! Минем белән булмас, мине урап узар, дип уйлыйлар. Әмма чирдән берәү дә сакланмаган, – дип аптырый Искәндәр. – Вакцинага бәйле имеш-мимешләрне дә кабул итмим. Мин аны май аенда ук ясаттым. Антитәнчекләр формалашкан инде, тикшереп карадым.

Искәндәр әйтүенчә, реанимациянең ни икәнен белмәгән, үлем белән тартышкан кешеләрне күрмәгәннәр вазгыятьнең ни дәрәҗәдә киеренке булуын аңлап җиткерми.

– Шәфкатьле булу – безнең эштә иң мөһим кагыйдә. Без һәр сырхауга мөмкин кадәр, булдыра алганча булышырга тырышабыз. Кайбер очракларда сырхауларның үз ялгышлыклары аркасында сатурациясе төшеп китә, кан басымы үзгәрә йә башкасы. Күпләр кислород битлеген алып ташлый, дөрес тотмый… Һәркайсына игътибарлы булырга кирәк, – ди Искәндәр. – Коронавирус китереп чыгарган иң аяныч нәтиҗә – тромбоз. Тездән аякларын кисәргә туры килгән сырхауларыбыз да булды инде. Тромбоз картмы син, яшьме, сорап тормый. Андый куркыныч очракларны саный китсәң…

«Чир юк», –  диючеләргә Искәндәрнең җавабы болайрак:

– Кеше вакцина ясатмый, үз сәламәтлеген кайгыртмый икән, бикле тормышта яшәвебезне дәвам итәчәкбез. Бу озакка сузылачак. Киеренке вазгыятьтән чыгуның бер генә юлы бар. Вакцинадан соң да авырыйлар, диләр инде. Ярар, авырырсың, тик чир җиңелрәк узачак. Реанимациягә кадәр барып җитмәячәксең. Нәрсәнең нәрсә икәненә күпләр үлем белән күзгә-күз очрашкач кына төшенә. Кызганыч, бу этапка килеп җиткәч, нәтиҗәсе икеле: йә каласың, йә китәсең… Шундый көнгә калмас өчен, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк.

Хәзерге вазгыять медицина вәкилләренең бик кирәкле кеше булуларын күрсәтте. Аларга карата хөрмәтне аннан соң да югалтмыйсы иде. Бу өлкәдә эшләгән кеше генә көн саен ни белән очрашканын белә. Медицина вәкилләренең күбесе атналар буе гаиләләрен күрми, өйләренә кайтмый. Без булмасак, ул эшне кем эшләр соң?

Рәсем асты

  Дус-ишләре Искәндәрне: «Безнең заман герое», – дип атый. Ә ул үзе: «Үз эшемне башкарам, шул гына», – ди. Эшеңне дә белеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк шул ул. Ярый ла чигенергә уйламаган, бу хакта башына бер уй да кертмәгән шәфкать ияләребез бар. Алар да булмаса…

 

Чулпан Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X