Реклама
Экстрасенс Алсу Газыймҗанова быелгы җәйдән нәрсә көтәргә, дигән сорауга җавап бирде.
“Кыш салкын булачак. Төгәлрәге салкын түгел, ә кыш нинди булырга тиеш, шундый булыр кебек. Узган еллардагы кебек җылы кыш көтмәгез", - диде Алсу Яңа ел алдыннан булган очрашу вакытында.
Кышның шундый булуы вирусларның үрчүенә ирек бирмәде. “Елак” кыш булса, депрессиягә бирелүчеләр, неврологик авыруларның кискенләшүе дә күбрәк булыр иде ди, экстрасенс.
Реклама
Бу фараз рас килде. Чын кыш булды бездә. Җәе дә шуңа эссе булачак икән.
“Кан басымыннан үлүчеләр күп булачак. Кешеләргә һава җитмәячәк. Кан тамырларына зур игътибар бирергә кирәк. Сулыш алырга авыр булачак”, - дип фараз кылды Алсу Газыймҗанова.
Аның сүзләренчә, быел уңдырышлы ел булачак.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ekstrasens-y-kne-esse-bulachak-kan-basymynnan-lchelr-kp-bula
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз