erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елгада баткан 8 яшьлек малайның гәүдәсен тапканнар (+видео)

8 апрель көнне иртәнге җидедә 5нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары һәм Лиза Алерт волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан

7 апрель көнне Алабуга районы Иске Юраш авылында күңелсез хәл булган. 8-9 яшьлек 4 малай елга ярына ташу карарга килгән. 2013 елгы малай ярдан Юраш елгасына егылып төшә. Яр буенда боз, ә елга уртасына якынрак су ачылган була.
“Шәһри Казан” хәбәрчесе әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен Алабуга районының Иске Юраш авылы җирлеге башлыгы Ринат Юнысовка шалтыратты.

 80нче еллардан бирле безнең авылда суга батып үлү белән бәйле фаҗиганең булганы юк. Авыл янында гына Юраш елгасы урнашкан, тирән дип әйтмәс идем аны. Җәйләрен галош белән дә үтеп була, – дип сөйли Ринат.
Суда баткан малай гаиләдә бишенче бала булган, аннан тыш өч кыз һәм бер малай тәрбияләнә икән. Әтисе җирле хуҗалыкта, әнисе балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә.  

– Алар безнең авылга 10 ел элек күченеп кайттылар, ана капиталына өй сатып алып, шунда төпләнделәр. Олылары Казанда югары уку йортында укый, калганнары җирле мәктәптә белем алалар. Азып-тузып йөрүче гаилә түгел. Һәлак булган малай узган ел мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергән иде, сыйныфташлары да бик кайгыра. Гомумән, авылыбыз өчен зур кайгы бу. Гәүдәсен тәүлек буе эзләделәр. Йөрәк елый, – ди Ринат Юнысов. Хәзер малайның гәүдәсен моргка алып киткәннәр, иртәгә күмәчәкләр икән.

Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

 Бик күпләр язгы бозның никадәр куркыныч тудыруы турында оныта, - дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. -  Яз көне боз өстеннән йөрү бик куркыныч, чөнки боз ватылып, кеше шунда ук батарга мөмкин. Әгәр чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга кирәк. Бозның  тикшерелмәгән ягына чыгарга ярамый, моның никадәр куркыныч булын аңлавы кыен түгел. Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әйе, күңелле күренеш, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз.
Балаларның язгы су буйларында уйнауларын күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Чөнки бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, сабыйлар аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш. Суга батучыны күрсәгез беренче чиратта  яныгызда нәрсә бар, шуның белән ярдәмгә ашыгыгыз. Бәлагә таручыга ярдәм итү өчен, мәсәлән, бау бәйләп баскыч, такта кисәкләре, эскәмия һәм башка йөзә торган әйберләр ташларга мөмкин. Әлбәттә, монда хәлгә карап эш итәргә туры килә, ләкин югалып калмаска, бер минутны да әрәм итмичә ярдәмгә чакырырга, башка төрле чаралар күрергә кирәк.
 Язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/elgada-batkan-8-yashlek-malayny-gdsen-tapkannar-video

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X