erid:2VtzquqpS7d
Елгага сикергән егетне аңсыз хәлдә хастаханәгә илткәннәр
Яңалыклар

Елгага сикергән егетне аңсыз хәлдә хастаханәгә илткәннәр

Казанда яшәүче бер ир-ат Боровое Матюшинода суднолар өчен ясалган корылмадан Идел елгасына сикереп, умыртка баганасын сындырган.

Ир-атны аңсыз хәлдә Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Бу хакта клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

14 июньдә Казанда яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатыны һәм кечкенә улы белән Идел елгасы ярында ял итә. Әти кеше улын суга чумарга һәм башы белән аска сикерергә өйрәтергә карар кыла.

Ир-ат пирстан башы белән суга сикерә һәм елга төбенә бәрелә, шуннан соң аякларының хәрәкәтләнмәвен сизә. Судан аны хатыны һәм башка ял итүчеләр чыгара.

Ир-атны аңсыз хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерәләр һәм шунда ук реанимациягә озаталар, бераз соңрак умыртка баганасының муен бүлегенә операция ясыйлар. 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/elgaga-sikergn-egetne-asyz-khld-khastakhang-iltknnr


Арча хәбәрләре

Нет комментариев