erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә урнашкан балаларның пенсиясенә өстәмә түләүләр саклап калыначак

Туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия ала торган балигъ булмаган балалар җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашса, эшләү дәверендә алар социаль өстәмә түләүләрне алуын дәвам итә алачак ("Ватаным Татарстан").

 Россия Президенты Владимир Путин шундый документны имзалады. Закон хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

6 апрельдә бу яңалык Дәүләт Думасында кабул ителде, 13 апрельдә ул Федерация Советы тарафыннан хупланды. Моңа кадәр инвалид балалар һәм туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнгән балалар, ягъни 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гражданнар, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнашканда пенсиягә социаль өстәмә түләү алу хокукын югалткан. Аңлатма материалларында шул турыда язылган.

Яңа закон нигезендә бу хокук саклана. Сүз баланың буш вакытында эшкә урнашуы һәм җәмәгать эшләрендә катнашуы турында бара. Балигъ булмаган гражданга эш белән тәэмин итү хезмәте ярдәмендә эшкә урнашу шарты куела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Документ шулай ук төп белем бирү программалары буенча укучыларга пенсиягә өстәмә түләүне 23 яшь тулганчы саклап калырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сөйләвенчә, бүген туендыручысын югалткан балаларга ай саен федераль бюджеттан 2,1 мең сум тирәсе һәм төбәк бюджетыннан 5,1 мең сум акча түләнә, дип хәбәр итә ТАСС.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X