erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнис Хөсәеновны озату: «Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән аңа» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

Башкортстанның Тәтешле районында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган татар егете Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар. Кечкенә генә татар авылында туып-үскән гап-гади егетнең даны Украинада дошман БТРын куып алып киткәннән соң таралган иде. «Интертат» аның хушлашу мәрасиме турында яза.

Фәнис турында нәрсәләр билгеле?

Фәнис 1998 елның 14 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында туган. Үзе «Интертат»ка сөйләгәннәр буенча, Фәнис әтисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе, әле улы кечкенә чакта ук башка кешегә тормышка чыгып, Пермь өлкәсенә китеп бара. Булачак батыр Яңа Кайпанда әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсә.

Башкортстанда яшәве сәбәпле, Фәнисне «башкорт батыры» дип язалар. Ул милләте хакында «Интертат»ка үзе әйтте. Фәнис татар милләтеннән. «Мин – татар егете. Яңа Кайпан авылында туып-үстем, татар авылында», – дигән иде ул «Интертат»ка. 

Фәнис әнисенә үпкә саклап яшәми. «Мин алай, ниндидер кыенлыклар күреп үстем, дип әйтә алмыйм. Әни мине карашты, гел ярдәм итеп торды», – дигән иде ул. 5-9 сыйныфларда әнисенең яңа гаиләсендә яшәп, Пермь өлкәсендәге Барда районында укыса да, авылда туып-үскән егетнең җаны барыбер авылга тарта. Яңа Кайпанга кайтып, күрше Булкайпандагы авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторист-машинист һөнәре алып чыга, 2016-2017 елларда хәрби бурычын үтәп кайта – Цхинвалда (Көньяк Осетия) разведчик булып хезмәт итә.

Әлбәттә, әнисеннән читтә үсү, әти тәрбиясе җитмәү үз ролен уйнамыйча калмаган: Фәниснең армиядән соңгы тормышында «таплы» урыннар да шактый. 2018-2021 еллар аралыгында ул караклык өчен 5 тапкыр суд эскәмиясенә утыра. Баштарак аңа шартлы хөкем карары чыгарылып килсә, бишенче тапкыр бурлыкта гаепләнгәндә, Фәниснең чын срокка берничә елга төрмәгә утыру ихтималы да була. Ләкин аны уңай сыйфатлары һәм… әти булырга җыенуы коткарып кала.

Фәнис хатыны белән 1 ел яшәгәннән соң аерылышкан. Ә менә кызы турында ул «Интертат»ка аерым бер ихласлык белән: «Кызымны җанымнан да артыграк яратам. Видеоэлемтә аша аралашып торабыз. Аның хакына исән-имин кайтасы иде», – дип сөйләгән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tatar-egete-fanis-xosaenovny-ozatu-keckenadan-kilgan-suklygy-kurkyrga-irek-birmagan-5857150

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X