Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Фатир алып кую — акча эшләү ысулы түгел» - күчемсез милек базарын ни көтә? ("Интертат", Рифат Каюмов)

    Төзелеш материалларына бәяләр арту яңа йортларның кыйммәтләнүенә китерә. Икенчел базарда ипотека ставкалары арткач, фатирлар күпчелек халык өчен түли алмаслык дәрәҗәгә җитте. Торак бәяләре төшәрме? Аларны хәзер алып калыргамы, бераз көтәргәме? «Интертат» хәбәрчесе күчемсез милек базарын өйрәнде.



    Төзелеш материалларына бәяләр артуга карамастан, Татарстан быел торак тапшыру планын үтәргә планлаштыра. Санкцияләрне урап узу өчен төзелеш компанияләре көнбатыш илләрнең җиһазларын Азия җиһазларына алыштыра һәм башка чаралар кулланачак. Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бу атнада Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

    — Минемчә, быел хәтта ниндидер яңа проектларга тотынмасак та, без төзелеш тармагын тартып чыгарырбыз. Ләкин бу аңлаешсыз вәзгыять 2023 елда чагылыш табачак. 2023 елга безнең планнар зур иде — 2,8 млн квадрат метр диярлек. Аларны башкарырга кирәк булачак, — диде Марат Айзатуллин.

    Быелгы планны төзүчеләр алдагы елларда башлаган проектлар хисабына тартырга ниятли. Быел яңа проектлар башланмаса, киләсе елларда тапшырыласы йортлар азрак булачак, ә планнар елдан-ел зурдан иде.


    Марат Айзатуллин
    tatarstan.ru
    Министр сүзләренчә, бәяләр артуга карамастан, төзелә алмыйча калган йортлар, алданган пайчылар проблемасы килеп туарга тиеш түгел. Гамәлдәге эскроу-счетлар системасы гражданнарның төзелешкә керткән акчаларын 10 млн сумга кадәр иминиятләштергән. Төзүче оешма банкротка чыккан очракта да эскроу-счетка күчерелгән акча пайчыга кайтарыла.

    «Фатирга бәяләр якынча 5 процентка төште»
    «Интертат» хәбәрчесе төзелеш тармагы белән хәбәрдар торган белгечләр белән сөйләшеп, бүгенге вәзгыятьне өйрәнде.

    Ильяс Әскәров, «Биш йолдыз» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе:

    — Күчемсез милек алучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимеде. 2021 ел - ипотека алучылар саны буенча рекордлы ел булды. Кайбер кешеләрнең фатирга җитәрлек акчалары булса да, алар барыбер ипотека белән файдаланды, чөнки процент ставкасы реаль инфляциядән түбән иде. Хәзер 22 процент белән әҗәт алырга теләүчеләр аз. Бездә әлегә андый бер генә сатып алучы бар. Ул шактый хәлле кеше — ел дәвамында өч миллион сумны кайтарып бетерә ала. 200 мең сум арттырып түләү дә, 400 мең сум да аны әллә ни борчымый.

    Реклама

    Хәзер икенчел базар белән кулында акчасы булган кешеләр идарә итә. Әгәр элек бер яхшы объектка ике сатып алучы булса, хәзер барысы да киресенчә булачак, шуңа күрә икенчел базарда торак бәяләре төшәр дип уйлыйм. Әлегә бәяләр якынча 5 процентка төште. Базар әлегә исән, чөнки хәзер иске килешүләрне ябабыз һәм бүген кешеләрнең кулында акча бар. Әгәр шушындый вәзгыять тагын ике ай дәвам итсә, минемчә, икенчел базарда бәяләр 15-20 процентка төшәчәк.

    Хәзер фатир акча эшләү түгел, ә булганын саклау чарасы булып тора. Әгәр 2-3 фатирыгыз булса, тагын берне алырга киңәш итмим. Аларның берсен сатып калу кулайрак. Хәзер эре инвесторлар сатасы фатирларын сатып, акчаны кулда тотарга тырыша. Бәяләр бераз төшкәч, тагын фатир җыячаклар. 2008 һәм 2014 елларда да нәкъ шулай булды. Хәзерге моментта квадрат метрлар алып, акча эшләп булмый. Моны мин төгәл әйтәм.

    «Фатир алып кую — акча эшләү ысулы түгел»
    Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко да бүгенге көндә фатир алып куюны акча эшләү ысулы түгел дип саный. Акча эшләп булмаса да, булганын саклау өчен квадрат метрлар иң куркынычсыз вариант, диде галим.


    Вадим Хоменко
    Рамил Гали
    — Икътисадта закончалык бар: гамәлнең рискы азрак булган саен, керем дә шулкадәр азрак була. Зур керем — ул риск өчен түләү. Хәзер барысы да иң куркынычсыз кертем эзли. Күчемсез милек - булган акчаны саклау өчен иң куркынычсыз инструмент булып тора. Сүз яхшы керем алу турында түгел, ә акчаны саклау турында бара.

    Икенче кулай вариант — акчаны белем алуга, ягъни баланы укытуга тыгу. Яхшы баш теләсә нинди ситуациядә ярдәм итәчәк. Балаңа вакытында белем биреп калсаң, бу иң оттырышсыз вариант булачак. Калган бөтен әйбер — валюта, акцияләр кризис вакытында тотрыксыз була. Без алар белән нәрсә буласын белмибез, чөнки базар хәзер икътисад законнарына түгел, ә сәясәткә буйсына. Югары сәяси даирәгә якын торган кешеләр төгәлрәк фаразлар бирә ала, ләкин без берни дә фаразлый алмыйбыз. Халык якын тарихта нәтиҗәлелеген берничә тапкыр исбатлаган әйберләргә йөз тота. Әлбәттә, бу күчемсез милек һәм үз балаларыңа белем бирү, — дип аңлатты «Интертат» хәбәрчесенә Вадим Хоменко. 

    Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/business/13-03-2022/fatir-alyp-kuyu-akcha-eshl-ysuly-t-gel-k-chemsez-milek-bazaryn-ni-k-t-5851173

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: