erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Фатирлы булам дип алдандым»

Әз генә акча кертәм дә, социаль ипотека программасы буенча фатирлы булам дип, Г. Г. кәкре каенга терәлеп кала.

 Үзе генә алданып калмыйча, тагын берничә кешене шул капкынга өстерәп кертә. Хәзер ул үзе дә җинаятьтә гаепләнә. Гыйбрәт булсын дип, без аның тарихын сезгә дә җиткерергә булдык.

https://pixabay.com
Г.Г. «Татар-информ» редакциясенә ни рәвешле алданганын сөйләп бирде. Исем-фамилиясен әйтмәүне сорады. Аңа 39 яшь, үзе биш бала анасы. 2008 елда Т.П. исемле хатын белән танышып, буталчык маҗараларга юлыгып, үз башына бәла ала.

— 2008 елда Т. П. миңа ана капиталын акчага әйләндерергә булышты. Мин ул хатынны гәҗиттәге белдерү аша тапкан идем. Ана капиталының да 100 ничә генә меңен бирде ул, ул вакытта без иске йортта тора идек, — дип сөйли башлады ул үз тарихын.

2008 елда ана капиталы 276 мең сум булса да, Г.Г. әйтүенчә, «ярдәмчесе» аңа акчалата күпкә кимрәк биргән. Гаиләнең начаррак шартларда яшәвен «кызганып», күрәсең, «яхшы торак» та вәгъдә итә. Ана капиталы акчасының зур суммасын үзенә алып калуга карамастан, хатын аның бу сүзенә дә ышана.

— Шуннан миңа ул хатын: «Син күп балалы, әгәр теләсәң, Казанда 135 мең сумга фатир ясап бирәбез», диде. Документларны сорап алды. Миндә ул вакытта өч бала иде. Документларны һәм 135 мең сум акчаны бирдем.

Ул вакытта ак «Гранта» машинасы белән йөри иде, безгә өйгә дә кайтып йөрде. Бервакыт ул миңа: «Әйдә, сиңа фатир ясаган кебек башкаларга да ясыйбыз, дусларың юкмы» диде. Берничә хатынга әйттем. Болар миңа башка кешеләрдән җыеп, 135 мең сум акча бирә, мин Т.Б. га тапшыра бардым.

Бераздан гына белдем, бу ике хатын, башкалардан 135 мең түгел, миллионнар алган, шуның 135 мең сумын гына миңа биреп барганнар. Мин бу хакта белмәдем дә.

Билгеле, вәгъдә ителгән фатир булмаган. Аны сорый торгач, Казанга алып килеп, ниндидер йортны күрсәткәннәр. "Менә шушы йортта булачак фатирыгыз" дип әйткәннәр. Өметсез - шайтан дигән кебек, авыл хатыннары моңа ышана.

Кулда «яңа фатир» дан ачкыч була торып, бармый түзеп кара син?! Әңгәмәдәшем дә ире белән барып караган булып чыкты, Т.Б. дан керергә рөхсәт кенә булмаган.

— Юк, миннән башка бармагыз, диде. Без ирем белән барыбер кич белән бардык инде, уты бармы, кеше торамы икән дип. Уты бар иде. Аннары шалтыратып, анда ут бар, дигән идек. Алар анда вакытлыча яшиләр, ди. Андый кешеләре күп булган бит инде аның, мин генә түгел.

Мин, бәлки, ул вакытта шундый фатир булу мөмкинлегенә ышанмас та идем, тик шул елларда бюджет өлкәсендә эшләгән өчен, йорт салырга акча да биргән иделәр. Монысын да шундыйрак законлы әйбер дип ышандым, — дип көрсенеп сөйләде Г.

Әмма, билгеле, фатир булмый.

Фатир да юк. Бер алты-җиде ай узды, юк та юк, көн дә «иртәгә, иртәгә» дип суздылар. «Болай булмый, мин биргән акчаларны кайтарыгыз», дим. Акчаларны кайтармадылар. Үзем эшләгән акчадан беразын кайтарып, ирем, үзем кредит алып, кеше өчен түләгән акчаларны бирдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бераз вакыт үткәч, 2014 еллар булгандыр, капка төбенә ниндидер әрмәннәр килеп туктады. «Сиңа акча биргәннәр, шушы адресны әйттеләр» дип, болар миннән акча таләп итә башлады. Мин бу әрмәннәрдән куркып, кешеләрдән бурычка акча алып, боларга түләдем, — дип сөйләде ул.

Ул ишек төбенә килеп акча таләп иткән кешеләр турында беркая мөрәҗәгать тә итмәгән, белешмәгән, сорашмаган да, куркуыннан сораган акчаны шул әрмәннәргә чыгарып салып, үзен тагын да баткаклыкка керткән. «Алар янадылар, куркыттылар бит. Пистолет терәделәр, шуңа өч кешедән акча алып түләдем шул инде», — ди Г.

«Кулда ачкыч булгач, булмаган фатирны да барып карадык бит без»
Түләвен түләгән, хәзер бит кешедән җыйган акчаны кайтарасы бар. 2015 елда Г.ны, акчаларны кайтаруны таләп итеп, судка биргәннәр. Шуннан соң ул кабаттан ниндидер алдау схемалары тозагына эләгеп, кредитка батып, кемнәргәдер артык акчалар да күчерә. Әле һаман да үзе һәм якыннары исемендә барлыгы 5 млн сумга якын кредит эленеп торуын әйтте.

Бүген Г.ның балигъ булмаган балалары өчен айлык акчалар, пособие, иренең эш хакы, пенсия акчасы белән шушы бурычларны кайтарып яшәгән көне.

— Мин үземне акламыйм, гаебемне таныдым. Тик шушы кырын эшләрдә катышы булган бар кешене дә тикшерсеннәр, ачыкласыннар, миңа гына аударып калдырмасыннар иде.

Әйе, мин клиентлар табып бирдем, ләкин үзем дә фатирлы булам дип акча керткән кеше бит. Ул бит аны "соципотека" дип сөйләде. 135 мең сум кертәсез, рәсмиләштерәбез, һәр бала өчен мәйданнар киселә, бушка диярлек чыга, диде. Балаларның туу турында таныклыкларын, ИНН копияларын алып китте. Аннары, инде әйткәнемчә, башкаларга да шулай 135 мең сум акча кертсәң, фатир була дип сөйләдем. Башта мин бөтен документларны өйгә алып кайтам идем, ул хатын копияләрне, акчаны өйдән килеп ала идем. Аннары ватсаптан гына җибәрә башладым. Берзаман бөтенләй элемтәгә чыкмый башлады. Ул бит әле безгә адресларын әйтеп, ачкычлар да бирде. Нинди ачкыч булгандыр ул?! Аларны тикшерү идарәсенә тапшырдым, — дип әйтте Г.

«Бушлай сыр капкында»
Шушы вакыйгалар аңа сынау да, сабак та булган.

— Дустың кем — дошманың шул. Шундый нәтиҗә чыгардым. Бушлай сыр капкында. Райондашларым әйтә инде: кешедән алу түгел, үзеңнең соңгы әйбереңне бирәсең, беркатлылыгың, кешегә ышануың аркасында килеп эләктең, диләр.

Шул чорда шушы эштә кулы уйнаганнар җирләр, йортлар, машиналар алган, ялларга барган. Ә безнең кредиттан кала бернәрсә юк. Шушы еллар дәверендә бер тапкыр да хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәдек шул. Ә хәзер чыдар хәл калмады, чөнки, миңа акча бирдек дип, халык килә дә килә. Минем карта аркылы акча күчереп уйнаганнар, шуңа мин катнашкан булып санала. Ышаныч судта инде. Җинаять эше маддәсе буенча миңа ун ел иректән мәхрүм ителү яный. Ә моңа кадәр бер административ җаваплылык та юк бит миндә.

Нәрсәгә кирәк булды болар миңа барысы да дип, уфтанам хәзер, тешләргә терсәк кенә ерак, — ди Г.

Бу хәлләр башкаларга да гыйбрәт булсын иде. Җиде кат үлчә, бер кат кис дигән мәкальне истә тотып, алдакчылар тозагына эләгергә язмасын беребезгә дә.

Хәзер бу эш буенча тикшерү бара. Подробнее: https://intertat.ru/news/society/26-05-2021/fatirly-bulam-dip-aldandym-5823818

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X