erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федор Антипов Шурабаштан ниләр яза

Шурабаш авылында татарлар һәм марилар гасырлар буе дус һәм тату яшиләр.

"Шурабаш буенча авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мансур Нигъмәтуллин бу эшне оештыра белә, -- дип язган Шурабаштан Федор Антипов. --  Шурабаш, Байкал, шура, Яңа Сәрдә авылларында мәдәният хезмәткәрләре һәр пенсионерны күреп, клубка килергә чакыралар. Ул һәр авылда аерым үткәрелә. Шушы авыларда бүгенге көндә 226 пенсионер исәптә тора. Шурабаш мәдәният йортына җыелгач, кичә кызыклы уеннан башланып китте. Рус телендәге сүзләрне татар, мари телләренә тәрҗемә итү, мари сүзләрен татар теленә тәрҗемә итү кебек кызыклы уен булды ул. Уенда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Концерт та куйдылар. Чәй өстәле янында рәхәтләнеп сөйләшә--сөйләшә күңел ачтык. Тыпырдап мари, татар биюләрен дә биеп алдык. Котлауларны ишетү дә күңелле булды. Ветераннар советы рәисе Мөршидә Нургалиева, укытучы пенсионер Зөмәрәт Габдрахманова, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мансур Нигъмәтуллин матур теләкләр әйттеләр. Котлаулар дәвам итте. Кичәбез күмәк биюләр белән тәмамланды. Кичәдән бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралыштык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X