erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фельдшер Рузилә Мөхәммәтова: Тыныч йоклаган чак сирәк

Тыныч йоклаган чак сирәк. Саба районы Олы Шыңар авылында 37 ел фельдшер булып эшләгән Рузилә Мөхәммәтованың бу сүзләре белән гомерен шушы җаваплы хезмәткә багышлаган һәркем килешер. «Безнең һөнәрдә үз эшеңне ярату гына җитми. Аның белән көне-төне яшәргә кирәк. Фельдшер гомер буе кеше өчен борчылып яши. Кичтән берәрсе авырса, хәле ничек, төнне ничек уздырды икән, дип уйлап чыгасың», – ди ул ("Ватаным Татарстан", Динә Гыйлаҗиева).

 

Тумышы белән Оет авылыннан булган Рузилә Мөхәммәтованың яшьлеге укытучы белән табиб һөнәрләренең иң популяр чорына туры килә. Иптәш кызы укытучы һөнәрен сайлый, ул медицина юнәлешен үз итә. «Күңелемә дә, холкыма да иң туры килгән һөнәр кебек тоелды ул миңа», – дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшем. Казан медицина көллиятендә фельдшер-акушерлык белгечлеген үзләштергән кыз күрше Олы Шыңар авылына фельдшер булып эшкә кайта.

Ул чорда 1100дән артык кеше яшәгән авылның төпләнеп калган үз фельдшеры булмый. Ел саен 3–4 белгеч алышынып торган. «Мин йомшаграк, сабыррак булганга күрә шушы эшемдә калганмындыр инде. Биш чакрым ераклыктагы күрше авылда гына әти-әнием яшәгәч тә күңелемә тыныч, рәхәт иде», – дип елмая Рузилә апа.

Авылга кайтып бер ел эшләгәч, Рузилә ханым шушы авыл егете Марсель абый белән гаилә корып җибәрә. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә алар. Яшерен-батырын түгел, табиб, фельдшер һөнәрен сайлаган кеше белән гомер итүе җиңел. Кеше гомере, сәламәтлеге сагында торган бу һөнәр ияләренең алы да, ялы да юк. Авыл җирендәге фельдшерларга икеләтә кыен. Җаваплы эшең белән беррәттән, гаилә тормышын да, хуҗалык, бакча эшләрен дә җиренә җиткереп алып барырга кирәк. Әмма якыннары Рузилә ханымга һәрчак терәк була. «Гаиләм дә һөнәремне аңлап кабул иткәч, бик рәхәт», – ди ул.

Өч дистә ел гомерен сәламәтлек сагына багышлаган фельдшерның үткән белән бүгенгене дә чагыштырырлыгы бар. «Аерма җир белән күк арасы инде. Элегрәк авылдагы юллар үзәккә үтә иде. Даруны да үзебез алып кайттык. Хәзер аны медпунктка китереп бирәләр. Берничә авылга хезмәт күрсәтүче ФАПларга мобиль машиналар да бирелә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районга диспансеризация уздырырга, флюорография үтәргә алып барасы булганда социаль яклау идарәcеннән машина сорый алабыз. Бу махсус программа буенча эшләнә», – ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рузилә Мөхәммәтова үзе авырулар янына велосипедта җилдерә икән. Ник дигәндә, ул хезмәт күрсәткән Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларының арасы бик якын. Элегрәк Түлешкә авылы да аларга караган. Ләкин хәзер бу авыл беткән инде. Рузилә ханым бүген барлыгы 726 кешегә хезмәт күрсәтә. Хәзерге заманда фельдшерларның эшен бермә-бер җиңеләйткән тагын бер иң зур өстенлекне атый Рузилә ханым. Өч ел элек теле-ФАП программасы буенча да эшли башлаган алар.

– Авыру кешене үзебезгә алып килеп, видеоэлемтә аша райондагы табиб белән турыдан-туры онлайн консультация уздырабыз. Сабага барып торасы да юк. Шушында ук йөрәген дә яздырабыз. Аның нәтиҗәләрен райондагы табиб та, Казандагысы да карый ала. Бу инсульт, инфаркт очракларын алдан кисәтеп, кешегә тиз арада тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, – ди.

Фельдшер кешегә авыруларны дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга туры килә. Йөрәксенмичә куркып торган кешене тынычландырасы, кирерәген үтемле сүз табып күндерәсе дә бар. Үзеннән-үзе психологка да әвереләсең. Моңа өстәп әле фельдшердан тәвәккәллек, кыюлык та сорала. «Җиңелчә генә киселү-бәрелү, баланың борынына, колагына кергән ят әйберне алудан башлап кеше гомерен саклап калуга кадәр – барысы да безнең өстә. Фаҗигале очракларда да кешене иң беренче без күрәбез, без ярдәм итәбез. Шушы бер йөрәккә барысын күтәрергә кирәк», – ди Рузилә ханым үзе дә.

Әмма бу юлны сайлавына һич кенә дә үкенми. Кешеләргә ярдәм итә алуы, кемгәдер икенче гомер бүләк итүе, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре бөтен авырлыкларны оныттыра ди ул. Үзенә алмашка да үз эшенә җаваплы караган яшьләр килүен тели тәҗрибәле белгеч. «Хәзерге яшьләр без түгел: аларның дөньяга карашы да, табигате дә башка. Безне бер урынга эшкә билгеләгәннәр икән – шунда гомер буе эшләдек. Хәзер яшьләр исә эшне алмаштырып карый, яхшырагын табарга тели. Безнең һөнәрдә эшнең ни дәрәҗәдә күп булуын күрәләр. Казанда фельдшер булып эшләп, өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып булуын да яхшы аңлыйлар, – ди Рузилә Мөхәммәтова. – Үзеңне аямыйча, кеше өчен яши торган һөнәр бу. Безнең эштә бар нәрсәне секундлар хәл итә. Әнә шуңа әзер булырга кирәк».

https://vatantat.ru/2022/06/85051/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X