Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фермер Рафаэль Шәфыйков: «Кызларны озатып кайткач, фермага сыер саварга йөгерә идем»

    Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яшәүче Рафаэль Шәфыйков егерме елдан артык фермерлык эшен алып бара ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

    Җир эшенә үгез симертү дә килеп кушылган. Шулай да: «Дөресен әйткәндә, мин хәзерге шартларда ул эшне башламас идем. Хәзер тотынырга куркыныч», — ди тәҗрибәле фермер.

    Гөлүзә Ибраһимова
    Рафаэль абый белән без Котлы Бөкәш авылының элеккеге колхоз территориясендә очраштык. Анда складлар, берничә машина, дүртпочмак формасындагы печән бәйләмнәре күзгә ташланды. Соңыннан билгеле булганча, эчтәрәк әле үгезләр дә бар икән. Колхоз таркалганнан соң, мондагы корылмаларны фермерлар узара бүлешкән. Инде бүгенге көнгә җир белән тигезләшкән булыр иде ул амбарлар. 


    Җир эшенә керешкәнче, Рафаэль абый милициядә эшләгән. Башта авылдагы бүлектә булган, аннан районга күчергәннәр. Анда кадәр барып йөргәнче дип, бердәнбер тракторын эшкә җигеп, фермер булып куйган. Хәзер инде ике уллары да әтиләре эше белән янып йөри икән. Фермерның хатыны Рәмзия апа сәүдә эше белән шөгыльләнә, кибет тота. Ике малайдан кала бер кыз да тәрбиялиләр, ул әле мәктәптә укый.

    «Малайларның берсе механикка, икенчесе юристка укыды. Олысы инде мине гел ял иттереп үзе генә дә эшли ала хәзер. Кечкенәсе дә шул эш белән янып йөри. Кызыктырырга тырышам, интернеттан өйрәнәләр, карыйлар. Мин дә гел алар белән киңәшләшеп торам, үзем генә карар кабул итмим», — ди әти кеше.


    Быелгы корылык нәтиҗәсендә уңышны ике тапкырга кимрәк алганнар. Алай да бәяләр әйбәт булды дип саный Рафаэль абый. Бөртеклеләрне 15-18 сумнан сатканн. Быел рапсны күп чәчү дә файдага булган, анысының бәясе 45 сум 50 тиен булган. Киләчәктә рапс, җитен кебек техник культураларга күбрәк игътибар бирергә ниятлиләр.

    «Җирне эшкәртмичә генә чәчәбез»
    Рафаэль абый белән әңгәмәдән яңа инглиз сүзен, авыл хуҗалыгы тармагында кулланыла торган төшенчә, белеп кайттым — No-Till. Безнең өчен — «ноутил». Бөтенләй дә җирне эшкәртмәү дигән сүз. Җирләр сукаланмый, тырмаланмый, бары тик көздән салам кертеп калдыралар. Бакчада да кулланып була торгандыр аны.

    «Нинди агрегат куллануга карамастан, эшкәрткән саен җир үзенең уңдырышлылыгын югалта. Анда бит күзгә күренми торган, җир өчен файдалы микроорганизмнар бар, сукалаганда без шуларны юкка чыгарабыз икән. Һава сулый торганнары аска төшкәч, ә кислородсыз яши торганнары өскә күтәрелгәч үлә.


    Без, киресенчә, җиргә ярдәм итәргә тырышабыз. Җирне эшкәртмичә генә чәчәбез. Уңышны җыйганнан соң басуларны коры салам белән каплап калдырабыз. Ул чери һәм анда суалчаннар, микроорганизмнар барлыкка килә. Шулар өслектәге салам калдыкларын аска ташып, җирне көпшәкләндерә. Анда дым да әйбәт саклана. Яз көне чәчү алдыннан гербицид кулланасы да, шул җиргә чәчәсе генә. Черегән салам ашлама да булып тора», — дип аңлатты фермер.

    Алар бу ысулны инде өч ел куллана. Шунда да туфракта үзгәрешләр сизелгән. Бигрәк тә коры елда файдасы булган.

    «Сукаланган кырларда быел бернинди дым юк. Мондагы туфрак дымны губка кебек сеңдереп бара, чөнки су үтеп керсен өчен тишекләр бар. Җир тузанга әйләнми, аның структурасы барлыкка килә. Ун елдан соң җирнең хәтта төсе үзгәрә, диләр, карала башлый. Андагы суалчаннар һәм микроорганизмнар зур эш башкара. Без бит инде ашлама керттек, хәзер үсемлек тамыры белән шул ашламаны суырып ала дип уйлыйбыз. Алай түгел икән. Үсемлеккә ул матдәләрне микроорганизмнар китереп бирә.

    Реклама

    Шул микроорганизмнар җирдә булмаган матдәне дә ясый ала. Мәсәлән, җирдә цинк юк, ди. Микроорганизм башка бер элементны цинкка әйләндереп үсемлеккә бирә. Ул бит шаккаткыч әйбер. Берничә елдан соң бөтенләй ашлама кулланмаска була. Бу ысулны кулланганда чәчү әйләнешен саклау бик мөһим. Барысын да дөрес чиратлаштырырга, вакытында эшләргә кирәк. Соңгы 150 ел дәвамында җирне гел сукалаганнар бит инде, анда тагын 40 елга җитәрлек ресурс калган, диләр. Аннан соң чәчкән кадәр алып буламы, юкмы», — дип сөйләде фермер.

    Ярата идем мин биология дәресләрен, хәзер дә үземне бераз биология дәресендә итеп хис иттем.

    «Җир кап-кара торгач, янәсе, матур»
    Рафаэль абый үзе файдасын күргәч, башка фермерларга да ул ысулның асылын аңлатырга тели. Башка фермерларга да нәтиҗәсен күрсәтеп, җентекләп сөйләргә ниятли. «Кайберләре курка, малай, и куркаклар. Ышанмыйлар. Эшкәртелмәгән җир яз көне барыбер бик матур күренми бит инде, җир кап-кара торгач, янәсе, матур. Әле безгә дә „җирне эшкәртмиләр“ дип китүчеләр булды», — ди фермер.

    Аның өчен икенче төрле чәчкеч кирәк, әлбәттә. Ул кыйммәт тора, диләр. Икенче яктан караганда, башка техникалары кирәкми диярлек, димәк, ягулык әзрәк кирәк, механизаторларга да эш күп түгел. Таякның икенче ягы — халыкка эш кими.


    Шуннан без үгезләр янына киттек, санаулы көннәре калып килгәндә, фотога булса да төшереп каласы иде. Коймадагы бер тишектән үгезләр йөри торган мәйданга уздык. Кайсы әкрен генә ят кешеләрне күзәтеп тора, кайсы сыртына ятып ауный, алай да кызыл төстәге күлмәк киеп бару бик әйбәт фикер булмаган. Берсе минем якка ике адым ясагач та, итәкне тырыша-тырыша пальто астына яшердем.

    «Малайлар терлекләрне арттырырга тели, әмма быел булмас әле, чөнки быел азык белән авыррак. Боларын сатарга вакыт инде, аннан соң яңаларын аласы булыр», — ди Рафаэль абый.

    «Сыер савучы юк, зинһар өчен…»
    Бу күренешләр, эшләр Рафаэль абыйга балачактан таныш вә якын. Әтисе колхозда тракторчы, ә әнисе сыер савучы булып эшләгән. Ул үзе дә кул белән сыер сава торган булган. Ул тәҗрибәсе студент вакытта да кирәк булып чыккан әле.

    «Чистайда техникумда укыган вакытта бер авылга практикага җибәрделәр. Сыер савучы ике хатыннары бар икән, берсе чирләгән. Сыер савучы булмау колхоз эшендә зур авырлык инде. Мин комбайнда эшли идем, урак өсте. Хәзер килгән бит бригадир минем янга. «Сыер савучы юк, зинһар өчен…», — ди инде. Комбайннан алып китәргә тора. Бригадирга сыер сава белүем турында әйткән булганмындыр инде. Киттек инде, кая барасың, егерме сигез сыер саварга кирәк! Ун көн аппарат белән иртә-кич сыер саудым.


    Кичке дискотекадан соң кызлар озатып йөри идек бит инде. Без кайтканда сыер савучылар эшкә бара. Мин күрмәсеннәр дип качып калам да, алар узып киткәч, киемнәрне алмаштырырга өйгә йөгерәм, аннан туп-туры сыер саварга барам, аннан соң комбайнда кырга чыгам. Ул вакытта 850 сум акча эшләгән идем, иң зур хезмәт хакы миндә иде. Әле комбайнчы буларак та беренче урын алган идем. Унсигез ел дәвамында беренче урын алган комбайнчылары эчүгә сабышты. Килеп мине эчертмәкче була әле. Үземдә салу гадәте юк», — дип көлә-көлә искә алды фермер. 

    https://intertat.tatar/news/agriculture/19-10-2021/fermer-rafael-sh-fyykov-kyzlarny-ozatyp-kaytkach-fermaga-syer-savarga-y-ger-idem-5841350

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: