Фермерның тормышка ашмаган хыялы: грантка документ китергәч, министрлык янында үлгән...(»Интертат », Гөлүзә Ибраһимова)
Фермерның тормышка ашмаган хыялы: грантка документ китергәч, министрлык янында үлгән... «Хәерле кич, Гөлүзә! Безнең авылга начар хәбәр килеп иреште. Марат вафат булган...» Төнлә миңа шундый хәбәр килде. Ышанмадым. Төн булса да, хәбәр җибәргән кешегә шалыраттым. Еладым, телефондагы кеше дә елады. Маратны мин гомеремдә бер тапкыр күрдем. Сишәмбе көнне. «Интертат» өчен интервью биргән иде ул. Әмма ул интервьюны фермер үзе укый алмады...
«Мин өлгермәдем...» – дип дәвам иттек сөйләшүне. «Бик әйбәт егет иде шул. Ерактан күрсә дә, исәнләшә иде. Ул апасына баласын карарга бик ярдәм итте. Бик зур кайгы», – диде трубкадагы тавыш.
Бу хәбәрне миңа Сарман районы Иске Кәшер авылы музееның фәнни хезмәткәре Илдар абый Йосыпов җиткерде. «Җәлилчеләр җире» проекты буенча Иске Кәшергә барыр алдыннан: «Авылдагы берәр тырыш, уңган кеше белән очрашыр идем, «Интертат» сайты өчен интервью алырга кирәк», – дидем. Ул шунда ук: «Бик тырыш яшь фермер бар – Марат Минһаҗев. Мин аның белән сөйләшермен, ул риза булыр, дип уйлыйм», – диде Илдар абый.
Марат ризалашкан иде...
Илдар абый белән иртән дә сөйләштек. «Бүген алып кайталар. Без кабер казырга барабыз. Әти-әнисенә бик авыр, елыйлар… Сөйләштем. Марат, документларны тапшырып, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгыннан чыккан да тукталышка барган. Нигәдер үз машинасында бармаган. Тукталышта хәле начарайган, йөрәге туктаганмы... Ярдәм итеп өлгермәгәннәр. Шунда вафат булган», – дип сөйләде ул.
Бүген көне буе аның җәсәден алып кайтканны көткәннәр. Кичке 4ләргә генә алып кайтып җиткергәннәр. Бүген кич аны җирләделәр…
Бу – киләчәккә бик зур өметләре, зур нияләре булган фермер, мөселман егете Марат Минһаҗевның беренче һәм соңгы интервьюсы…
Марат былтыр ураза вакытында дингә тартыла башлаган. Ураза тоткан, хәзрәттән тәртибен белешеп, намаз укырга өйрәнгән.
«Мин авылда калмадым, мин авылга кайттым»
Беренче күрешкәч тә: «Сезме безнең кадерле кунагыбыз», – дип каршы алды мине фермер Марат Минһаҗев. Ничә яшь икәнен сорадым. Маратка 33 яшь икән.
Димәк, Сез авылда калдыгыз?
Юк, мин авылда калмадым, мин авылга кайттым, – дип җавап бирде Марат.
Ул авылдагы нигез йортка Әлмәттән кайткан.
Гаилә коргач, әти белән әни авылдан Әлмәткә киткән. Мин Әлмәттә мәктәпне, институтны тәмамладым, аннан соң армиягә киттем. Армиядән соң авылга кайттым. Әти белән әнине дә алып кайттым. Миңа авыл якын, чөнки әби-бабайда үстем. Алар һәрвакыт сыер, үгез тота иде. Бәләкәй чакта көтүгә чыга идек. Тагын да бәләкәйрәк булганда, бабайның көтүдән «куян күчтәнәче» алып кайтканын көтә идем. Сездә «куян күчтәнәче» бар идеме?
Әлбәттә.
Менә тәмле иде ул! Төп нигезне ныгыттым. Мунча салдык. Хәзер инде өйне зур итеп төзисе килә, әлегә ул бәләкәй. Ул шул ук нигездә булачак. Минем ничә буын бабайлар бу нигездә яшәгән. Бу нигез авыл барлыкка килгән вакыттан ук яши. Әти ягыннан әби-бабайлар юк инде, әни ягыннан әби күрше урамда яши, ул – авылдагы иң өлкән кеше. Әбигә 95 яшь тула, – дип сөйләде Марат.
«Сөт юнәлешен үстерәсе иде»
2015 елда ул эш башлаучы фермерларга бирелә торган грантны ала.
1,5 миллион сум бирделәр. Шул акчага «Газель», 40 баш мал сатып алырга тиеш идем. Бүгенге көндә 70тән артык баш бар. Без үгезләр үрчетү буенча башлаган идек, хәзер сөт юнәлешен үстерәсе иде. Үгезләр белән генә авыр, үгезне үстерү өчен вакыт кирәк, ә сөт көн дә акча китерә. Әлегә сөт, сөттән ясалган продукцияне социаль челтәр аша сатабыз, базарга чыгабыз. Күбрәк сава башлагач, сөтне заводларга тапшырырга ниятлим.
Хәзер гаилә фермасына грант алырга телим. Беренче грантны алганда җиңелрәк иде, хәзер хисаплары, кәгазьләре күбрәк. Узган елда әйбәт эшләгән булсаң, алып була. Иртәгә – документларны тапшыруның соңгы көне, – диде Марат.
Марат Әлмәтнең нефть институтында нефть саклана торган урыннарны проектлаштыру буенча белем алган. Елмаеп кына, үзегез сыер сава беләсезме соң, дип сорадым.
Мин барысын да эшли алам: укол ясыйм, канын да ала беләм, бозауны да тартып чыгарам. Интернетта барысы да бар бит, бөтен кирәкле мәгълүматны табарга була. Беренче 2 елда фермадан чыкмадым да, кулларга сөял чыгып беткән иде. Хәзер тәҗрибә бар инде. Фермада 3 кеше эшли. Җәй көне көтүчеләр белән күбрәк булалар. Барысы да – үзебезнең авылдан яшь егетләр. Сыерлар алгач, Алла теләсә, сыер савучыны да алам. Әлегә үзебез савабыз, – дип җавап кайтарды Марат.
«Бозауларга ияләнәм дә сатканда кызганам»
Маллар торагы – элекке колхозның бер бинасы. Ул янәшәдәге тагын бер бинаны алган. «Анысын да мал белән тутырасы иде. Техника һәм сыерлар аласым килә. Бу бинага да кул салырга теләүчеләр булды. Сүтеп сатарлар иде. Бер кулланылган кирпеч – 4 сум, бу диварлардан ничә сум җыеп була!» – дип аңлатты ул.
Фермер маллар янына иртәнге сәгать 5тә килә икән. «Йоклап калсам, 6да киләм. Йокларга да яратабыз, – дип елмайды Марат. – Кичен 4ләрдә төшәбез, 8дә кайтабыз».
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/fermernyn-tormyska-asmagan-xyyaly-grantka-dokument-kitergac-ministrlyk-yanynda-ulgan-5857617
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев