Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Февраль безне күпмегә баета!

    Кышның соңгы аенда шактый законнар гамәлгә ашырыла башлады. Аларның күбесе социаль түләүләргә бәйле. Әйтик, 1 февральдән алып социаль түләүләргә индексация ясала ("Шәһри Казан", Лилия Локманова)

    Индексацияне 2018 елдан алып, инфляциягә бәйле рәвештә, елга бер тапкыр ясыйлар. 1 февральдән үз көченә кергән яңа закон нигезендә, бурычлы кешеләрнең хезмәт хакының яки пенсиясенең яшәү минимумы кагылгысыз булачак.

    Түләүләргә килгәндә, 1 февральдән алып инвалидларның, ветераннарның, Чернобыль һәлакәтенә катнашы булганнарның, Россия Геройларының һәм сәнәгать өлкәсендә зыян күргәннәрнең пенсияләре артачак. Моннан тыш, федераль ташламаларга хокуктан файдаланучы 15 млн Россия халкының да пенсияләре үсәчәк. Бу исемлеккә инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары һәм ташламага ия булган кайбер башка категорияләр керә.

    Ай саен түләнелә торган акчаларның иң зурысы Советлар Союзы Геройларына һәм Россия Геройларына бирелә. Узган елның беренче февраленнән бу сумма 70 мең сум чамасы тәшкил итсә, 2022 елның 1 февраленнән пенсия күләме 75 сумнан артып китәчәк.

    Социаль хезмәтләр җыелмасына керә торган айлык түләүләр суммасы да арттырылачак. Закон нигезендә ул натуралата яисә акчалата бирелергә мөмкин. 2021 елдагы индексациядән соң бу сумма 1200 дән бераз гына артык иде.

    1 февральдән алып эшләми торган пенсионерларны җирләү өчен бирелә торган акча күләме дә арттырылачак. Бу акчаларны Россия Пенсия фонды түли. Ил күләмендә әлеге матди ярдәм 7 мең сум тирәсе булачак. Мәскәүдә исә вафат булган пенсионерның туганнарына 19 мең сум чамасы ярдәм күрсәтелә.

    Инде күп тапкырлар әйтелгәнчә, 1 февральдән ана капиталы да үсә. Беренче бала өчен бу түләү 483,9 сумнан 524,5 сумга, икенче бала өчен 693,1 сумга кадәр җитәчәк. Индексация балалы гаиләләргә бирелә торган кайбер пособиеләргә дә кагыла. Мондый түләүләр арасында - йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, эшләмәүче гражданнар өчен 1,5 елга кадәр баланы карау буенча пособиеләр, бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособие, радиоактив йогынтыга дучар булган гражданнарга компенсацияләр һәм социаль ярдәмнең башка чаралары бар.

    Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре инфляциядән югарырак - 8,6 процентка индексацияләнгән. Пенсия коэффициенты да арткан: 2022 елда ул 107 сум, 2023 елда - 113 сум, 2024 елда - 119 сум. 2022 елда картлык буенча иминият пенсиясе буенча түләүләр 6564 сумга кадәр күтәрелә, 2023 елда - 6931 сумга, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7313 сумга кадәр артачак.

    Реклама

    “Платон” системасы буенча түләүләр дә 8,5 процентка, ягъни чакрым өчен 2,54 сумга кадәр үсәчәк. Федераль трассалар буенча йөргән өчен түләү "Платон"системасы аша 12 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналарыннан алына.

    1 февральдән гамәлгә керә торган тагын бер үзгәреш коронавирус белән, дөресрәге аның белән авырганнарга яисә коронавирустан вакцина ясатканнарга бирелә торган сертификатларга бәйле. Хәзер прививкага каршы медицина күрсәтмәләре турында белешмәләр дәүләт хезмәтләре порталына тапшырылырга һәм сертификатларга кертелергә тиеш. Моңа кадәр ясалган прививка яисә коронавирус белән авырганың хакындагы белешмәне тапшыру гына таләп ителә иде.
    Прививка кадатырга ярамый дигән белешмәне табиб кына расларга һәм медотвод бирергә мөмкин. Участок терапевты, кирәк булганда, кешене тар профильле белгечкә диагнозны ачыклау өчен җибәрәчәк. Шуннан соң ул вакцина ясарга ярамаганлыгы хакындагы мәгълүматны электрон белешмә рәвешендә рәсмиләштерәчәк һәм дәүләт хезмәтләре порталына тапшырачак. Анда автомат рәвештә сертификат формалашачак.

    1 февральдән административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, чүп-чарны ташлауны контрольдә тота торган автоматик системалар белән җиһазландырылмаган предприятиеләр февральдән алып 200 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

    1 февральдән үз көченә кергән яңа закон нигезендә, бурычлы кешеләрнең хезмәт хакының яки пенсиясенең яшәү минимумы кагылгысыз булачак. Ягъни суд приставлары да, башка органнар да бу акчага тия алмый.

    Тагын бер закон фатирларга бәйле. Бердәм күчемсез милек дәүләт реестры (ЕГРН) өземтәләрәендә фатир урнашкан йортның авария хәлендә булуы хакында мәгълүмат пәйда булачак.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/fevral-bezne-kpmeg-baeta

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: