Филүс Каһиров кулсыз кала язган
Футбол белән шөгыльләнә торган җырчы уен вакытында җәрәхәт алган ("Шәһри Казан").
Җырчы Филүс Каһировның футбол белән шөгыльләнүен белүчеләр бардыр инде. Берничә көн элек уен вакытында ул җайсыз егылып, кулын авырттырган.
«Футбол уйнаганда аска килеп керделәр дә чыгып очтым, иңсә белән килеп төштем. Кул ни алга, ни артка йөрми. Сынмаган диделәр, ләкин сеңерләре тартылган булуы ихтимал. Алда эшләр дә бик күп, концертлар көтелә, клиплар төшерәсем бар, — ди Филүс Каһиров.
- Мондый очракта кая барырга, кем ярдәм итә ала, бәлки, яхшы массаж ясаучыларны беләсездер. Зинһар, язып җибәрегез әле», — дип мөрәҗәгать итә җырчы.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/fils-kairov-kulsyz-kala-yazgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев