Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Фирдүс кебек булдыра алса иде әле Әнвәр": юктан чыккан бәхәс

    «Фирдүс кебек булдыра алса иде әле Әнвәр», «Әй, үлдегез инде шул Әнвәр дип, нәрсәсе бардыр. Анда ир-ат стиле дә юк, гел хатын-кыз сыман», «Утсыз залда баянга җырлаганы да юктыр әле Әнвәрегезнең»...

     

    Фирдүс Тямаев соңгы арада еш кына баянда уйнап җырлый башлады. Ул видеоларны инстаграмга да куя. Кемдер моны «гади, үзебезчә, яшь чакларны искә төшерә» дип бәяләсә, кемдер «җырлый белмисең, микрофонга акырасың» дип тәнкыйтьли. Ә берәү Фирдүсне Әнвәр Нургалиевны кабатлауда гаепләгән.

     «Апа җаным, киресенчә, Әнвәр кабатлап йөрмәсен. Фирдүс инде дүрт ел гармун белән җырлый. Әнвәрнең гармун тотканын күргәнем булмады әле», — дип җавап кайтарганнар ул инстачыга.

    «Әнвәргәме Фирдүс булырга?», — дип язган икенче инстачы. 

    «Фирдүскәме Әнвәр булырга? Баян тавышы ишетелми. Ул бит җырламый, акыра. Әнвәрнең бәрхет тавышыннан ял итеп кайтасың, Фирдүснекеннән соң баш авырта», — дип бәхәсләшкәннәр аның белән. 

    «Әнвәреңне кара, бер проблема да юк», — дип җавап кайтарган аңа Фирдүс Тямаев. 

     

    Реклама

    Реклама

    «Нишләп минем Әнвәр булсын ул. Мин үз фикеремне яздым. Икегезнең дә концертында булганым бар», — дигән үҗәт апа.

    «Фирдүс кебек булдыра алса иде әле Әнвәр», «Әй, үлдегез инде шул Әнвәр дип, нәрсәсе бардыр. Анда ир-ат стиле дә юк, гел хатын-кыз сыман», «Утсыз залда баянга җырлаганы да юктыр әле Әнвәрегезнең», — дип яклаганнар Тямайны. «Фирдүс бетте баш, хәзер башыңны чәйнәп бетерәләр бит болар», — дип кызганган берсе. 

    Кыскасы, күпме бәхәсләшеп тә, инстачылар җепнең очына чыга алмаган. «Ике артистның кайсы шәбрәк җырлый» дигән сорау ачык калган.

    Чыганак: Интертат

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: