Реклама
Татарстанның атказанган артисты, “Фәридә-Алсу” дуэты җырчысы Фәридә Әхмәтшина белән сәер хәл булган.
“Бу хакта әле бүген генә белдем. Бүген иртән таныш ханымнан шушы хәбәр килде. “Нәрсә бу, мин аңламыйм?” - дип язды ул. Баксаң, ялган аккаунттан танышыма минем фотоны җибәргәннәр. Кереп карасам, аккаунтта ике фото бар: берсе - Айгөл Бариева белән икәү төшкәне, икенчесе – минем яшь чактагы фото. Бу битне Украинада яшәүче бер кыз ачкан. Башта югалып калдым, билгеле. Кемгә кирәк булган бу? Шундук “Кызлар Пати” төркеменә яздым. Кызлар бу аккаунтка зарлану төймәсенә басарга киңәш итте”, - дип сөйләде безгә Фәридә.
Инстаграмда да мошенниклар бар, җәмәгать. Сак булыгыз!
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/frid-khmtshina-beln-ser-khl-bulgan
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз