erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридә Әхмәтшина: "Мәктәпкә җыенудан ләззәт алам"

Яңа уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Санаулы көн тиз уза. Мәктәпкә җыенган баланы әзерләү өчен август аеның калган 20 көне генә җитәме? Санап карыйк әле.

Кайсы төркемгә керәсез?
Баласын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләр берничә төркемгә бүленә икән. Беренчесе – баласын тәүге тапкыр укырга озатучылар. Икенче төркемгә икенче ел рәттән баручылар, ә өченчесенә 5-6 елдан соң кабат укырга керүче гаиләләр керә.

Менә шушы төркемнәргә карап, аларның чыгымнары да аерыла. Тәүге тапкыр баласын укырга әзерләүчеләр арасында, социаль челтәрдә танышым Айгөл Җәләлова язганча: “Беренче тапкыр 1нче сыйныфка барганда кияүгә биргән кебек җыенасың икән ул. Аннары ул хәтле кыйммәтле әйбер алуның ялгыш икәнлегенә төшенәсең”, – дип уйлаучылар да бар.

Үзебез дә июль башында мәктәп формасы алып, август азагында барып алыштырып кайткан идек. Димәк, тәҗрибә белән кыйммәтле кием-салым алу, яки алданрак сатып алуның дөрес түгеллегенә төшенәсең. Җәен балалар үсә. Алданрак алган киемең бик кыйммәт һәм сыйфатлы булса да, балага ярамаска мөмкин.
Икенче төркем ашыкмый. Вакытында кирәкле әйберләрне тиз генә җыйнап ала. Кием да алынган, рюкзак та тутырылган. Әле алдагы елдан калган беркадәр запас та бар. Өстәвенә кечесен генә түгел, зурысын да әзерләргә кирәк.
Өченче төркем, берьюлы бөтенесе ала, бәясенә карамый. Акчасын санамый.

Бәяләрне барладык
Ә акчаны санамыйча булмый. Укучыларның кием-салым бәяләрен күреп “ах” иткәнсездер инде.
Без дә шундый сәүдә рәтләрен урадык. Ак күлмәк 800 сумнан башлана, жилетлар 1500, кәчтүм-чабарны 3500дән сайлап алып була. Болар әле иң арзанлысы. Материалының сыйфатына карап бәя артырга да мөмкин.
Бүген мәктәп формасын тегәргә махсуслашкан шактый күп ателье хезмәт күрсәтә. Араларында аерым төр мәктәпләр белән эшләүчеләре дә бар. Кайбер мәктәпләр үзләре махсус тектерә.

Моннан тыш уку кирәк-яраклары, эчке һәм тышкы аяк киемнәре һәм мәктәп букчасы кирәк. Букчаның иң арзан дигәне дә – 3500 сум. Яхшырагы 5 меңнән дә ким тормый.

Кибетләрнең берсендә мәктәп букчасы сайлаучы гаиләне күзәттек. Әни кеше “практичныйрак” букча алырга тели, абыйсы исә үз тәҗрибәсеннән чыгып ярдәмгә килә, әтиләре дә булыша. Тик менә нәни кыз букчаны яктырагын, ялтыравыклырагын ошата. Шуңа да мәктәп формасымы (аларның фасоннарын хәзер сайлап алырга була), башка кирәк-яракмы – барысы да баланың үзенә ошарга да тиеш бит әле.

Уртак фикергә тукталганчы, теләгәнегезне тапканчы, үлчәме туры килгәнче шактый кибетләрне әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Августның соңгы 10 көненә мондый күп эшләрне калдыру дөрес булмас.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Путин акчасы җитәме?

Ил башлыгы Владимир Путин мәктәп укучылары өчен атап җибәрелгән 10 мең сум акча җитмәсә дә, чыгымнарның бер өлешен капларга ярап куя ул. “Ничек җитсен, 18 меңлек әйбер алдык. Әле аласы шактый калды”, – дигән иде группадашым Гөлшат. Быел аның да икенче кызы – Газизәсе беренче сыйныфка бара.


Хезмәттәшебез, “Шәһри Казан” журналисты Эльвира Шакированың да икенче улы беренче тапкыр мәктәпкә бара.
– Быел төпчек улыбыз Диас беренче сентябрьдә мәктәпкә бара, Аллаһ боерса. Абыйсы укый торган Казанның 83нче лицеенда укыячак. Бала мәктәпкә барырга психологик яктан әзер, көннәрне санап көтеп тора. Балалар бакчасына йөргәндә үк мәктәпкә барасы килде аның. Абыйсы да мәктәптә булгач, бик кызыксына инде. Үзенең дә укырга теләге көчле. Әзерлек эшләрен августның икенче яртысына калдырдык. Әле бер әйбер дә алмадык, җәй көне үсәләр дә бит. Яңаны алабыз, абыйсыннан калганны киертмим. Беренче сыйныфка өр-яңадан киенәбез. Әле бәяләрне караганыбыз да юк. Путин акчасы гына җитмәс, әлбәттә. Бер баланы 10 меңгә генә әзерләп бетереп булмый. Үзебездән өстисе була, – ди Эльвира.

Фәридә-Алсу дуэтыннан Фәридәнең кызы, җырчы гаилә – Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың уллары да быел мәктәпкә бара.


– Шәхсән үзем инде дүртенче тапкыр беренче сыйныфка барам, Аллаһ теләсә. Үзем, ике улым бардык. Менә Әлфиям дә үсеп җитте. Җыенабыз. Балалар филармониясенә йөрүче дуслары күптән мәктәптә укый. Аның да тизрәк үсәсе, мәктәпкә барасы килә. Без инде әзер дип әйтергә була. Матур-матур сумкалар сайлап алды үзенә. Ланчбокс алды. Каяндыр ютубтан карап алган, балалар хәзер үзләре башлы. Миңа шул-шул кирәк дип үзе әйтеп тора. Формага, күлмәккә килгәндә аңа ике образ сайлап алдым. Беренче итәк белән күлмәк. Икенчесен Мәскәүдән кайтуын көтәбез. Миңа үземә дә кызык. Малайларны киендерү гади генә иде, күлмәк чалбар һәм галстук. Ә кызларга күпме мөмкинлек бар. Үзем дә мәктәпкә җыенудан ләззәт алам. Чәчәк бәйләменә килгәндә, соңгы вакытта мин флористика белән шөгыльләнәм. Үземә һәм дусларым өчен ясыйм, укытучыга чәчәк композициясе ясамакчы булам. Балаларыбызга хәерле юллар. Хәвеф-хәтәрсез укып чыгарга язсын. Һәрбер бала исән-сау булсын, – ди җырчы Фәридә Әхмәтшина.

– Быел уртанчы улыбыз Рамил Камил абыйсы укыган 149нчы лицейга укырга керә. Мәктәпкә әзер диярлек. Олысы булу сәбәпле мәктәпкә җыенырга җайлырак. Рюкзак та бар. Сыйфаты яхшы булгач сакланган да. Мәктәп формасы әзер, аяк киемнәре дә сакланган. Канцтоварын балалар бакчасының чыгарылышында папкасы белән бүләк иттеләр. Шуңа бөтенеседә бар. Мәктәпкә барырга бик тели. Ничә тапкыр формасын кием карап, хыялланып алды. Абыйсы шикелле музыка мәктәбендә дә укыр дип уйлыйм. Баян классына укырга кердек. Сентябрьне көтәбез. Иң мөһиме онлайн булмасын, – ди Гүзәл Баһ.

 http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/drtenche-tapkyr-1nche-syynyfka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X