Реклама
Алабуга районында Владимир өлкәсеннән килгән фура һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән.
Бүген, 9.30 сәгать тирәсендә М7 юлында Алабуга районының Лекарево борылышында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда Владимир өлкәсеннән килгән фура һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән.
«Ике кеше машинада кысылып калу сәбәпле, коткаручыларны чакырганнар. „Лада“ автомобилендә зыян күрүчеләрнең берсе үлгән, икенчесен ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән», — дип сөйләде шаһитлар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз