erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә ипотекасының срогы озынайтыла

Россиядә балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека срогы 2030 елга кадәр озайтылачак. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә тиешле йөкләмә белән чыгыш ясады.

 

«Балалары булган гаиләләргә бирелә торган ташламалы ипотеканы 2030 елга кадәр озайтырга, 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә бирелә торган торак кредитының ставкасын кредит түләү срогы дәвамында 6 процент итеп сакларга», - диелә Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру өчен төзелгән Кремль сайтындагы исемлектә.

Моннан тыш, Президент торак төзелеше түбән булган төбәкләрдә һәм кече шәһәрләрдә торак сатып алырга теләгән балалы гаиләләргә ташламалы ипотека кысаларында кредит бирүнең аерым шартларын әзерләргә кушты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөкләмә 2024 елның 1 июненә кадәр үтәлергә тиеш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-gaila-ipotekasyn-2030-elga-kadar-ozaityrga-kusty-5885616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X