erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләгез “брак” булмасын, җәмәгать!

Статистик мәгълүматлар буенча, 2021 елда Татарстанда 24651 гаилә корылган. 2020 елда теркәлгән никахлар саны 5303 кә азрак булган. Җәмәгать судьяларының эше тыгыз булганлыктан, хәзер аерылыр өчен судка барып тору да кирәкми икән! Гариза язасың да, бетте китте! “Заочно” гына аералар да куялар ир белән хатынны. (Лилия Локманова, Шәһри Казан)

 

Таркалган гаиләләр саны да кимегән. Гаиләдә балигъ булмаган бала булып, аерылышырга карар кылучылар 2019 елда 11 628, 2020 елда 10 213 исәпләнсә, узган ел 9585 гаилә таркалган. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигмәтуллина шундый саннар белән бүлеште.

2019  елда иң яшь кияүләр, 18-24 яшь аралыгы хакында сүз бара, Кукмара, Чүпрәле, Аксубай районнарында теркәлгән. Гаилә корган ир-атларның 30 проценты камытны шактый иртә кияргә ниятләгән.

Ә менә яшь киленнәр Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Теләчедә булуы ачыкланган. (Аксубай белән Кукмара егетләре үзләреннән олырак кызларга өйләндеме икән инде?)

Шунысы да сөендерә, “алтын” туйга кадәр былтыр 1604 гаилә яшәгән. Ә 386 гаилә бриллиант туйларын билгеләп узган. 60 ел бер тормыш иптәше белән тору ай-яй күпме сабырлык, зирәклек һәм мәхәббәт таләп итәдер ул!

Җәмәгать судьяларының эше тыгыз булганлыктан, хәзер аерылыр өчен судка барып тору да кирәкми икән! Гариза язасың да, бетте китте! “Заочно” гына аералар да куялар ир белән хатынны. Яңа Чишмә, Кукмара һәм Казанда аерылышуларның яртысы шундый форматта узган. Мөслимдә бу күрсәткеч аерылышу очракларының  2/3 ен тәшкил иткән. Ә менә Әгерҗе, Әлмәт, Әлки районнарында ир белән хатынны судка чакырмыйча гына аеру  очраклары 2 процент кына булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Бу уңайдан Гөлшат Нигмәтуллина суд органнарына “үпкәсен” дә җиткерде. Ни дисәң дә суд органнары аерылышырга карар кылган парларны дуслаштырып, гаиләне саклап та кала ала бит.

Гаилә турында сүз чыккач, балаларны да читләтеп узып булмый бит инде. Баласыз гаилә гаиләме инде ул? Татарстан Фәннәр Академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова сүзләренчә, 1930 елдан алып, 2019 елга кадәр Татарстан халкы 1 млн 142 мең 94 кешегә арткан. Сүз уңаеннан, бу вакыт аралыгында иң күбе балалар Яңа Чишмә һәм Мөслим районнарында туган. 2006 елдан алып, бу районнарда бер атнага 3,36 бала туры килә. Республика күрсәткечләреннән әлеге сан 2 тапкырга артыграк.

Татарстанда әниләрнең уртача яше 29. Ә 30-34 яшьтә әни булырга теләүчеләр саны 15 тән 31 процентка арткан. Соңгы  21 елда  яшь әниләр күплеге белән Алексеевск районы аерылып тора.

“Без гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү һәм гаилә союзы теркәгәннәрнең җаваплылыгын арттыру өчен җаваплы. Нишләп мин союз дим, чөнки “Поздравляю вас со вступлением в брак” дип тәбрик итәләр. Рус теле шундый бай. Ныклы, бер-берсен хөрмәт итә торган гаилә корганнар өчен башка төрле сүз табып булмыймы инде?”, - диде уенын-чынын кушып утырышта катнашкан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Кыскасы, гаиләгез “брак” булмасын, җәмәгать! Берлек, гаилә, бердәмлек, җәмгыять булсын, әмма брак булмасын!

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gail-brak-bulmasyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X