erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр коронавирусның сезонлы авыру булып калачагын фаразлады

Коронавирус, грипп һәм башка респиратор инфекцияләр кебек елның салкын фасылында таралачак.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус, грипп һәм башка респиратор инфекцияләр кебек, елның салкын фасылында таралу темпларын саклар дип көтелә.

Озак еллар дәвамында Соvid-19 белән яшәргә өйрәнергә туры киләчәк, дип яза Бөекбританиянең Daily Mail газетасы. Басма илнең Милли сәламәтлек саклау хезмәте мәгълүматларына таяна. Бу хакта РИА Новости яза.

Галимнәр, вакцинация нәтиҗәсендә, авыру тотрыклы халәткә керер дип өметләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Джонс Хопкинс университеты исәпләп чыгарганча, пандемия башланганнан бирле SARS-CoV-2 авыруы йоктыручылар саны 253 миллион кешедән артып киткән, биш миллионнан артык кешене коткарып калып булмаган. Иң катлаулы хәл — АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә. Россия бу исемлектә бишенче урында тора.

Вакцинация иң ышанычлы саклану ысулы булып кала бирә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренә караганда, COVID авырулары арасында прививка ясатучылар өлеше 0,03 проценттан кимрәк. Хастаханәгә эләккән пациентларның күбесе прививкалар ясатмаган булган. Сентябрь ахырында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2дән үлүчеләр саны профилактик иммунизациядән баш тартучылар күрсәткече белән булуы турында хәбәр итте.

 https://tatar-inform.tatar/news/world/14-11-2021/galimn-r-koronavirusny-sezonly-avyru-bulyp-kalachagyn-farazlady-5843137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X