Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Герой булсаң, һәйкәлне исән чакта ук куялар. Әмма Кырлайда. Президент белән очрашу

    Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Габдулла Тукайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы музеенда зыялылар белән очрашты. Сүз алганнарның барысы да нәрсәдер сорап, гозер-үтенечләрен җиткерсә, арада бер Илгиз Зәйниев кенә Президентны кунакка, олылар өчен курчак спектакленә чакырды.

     

    Салават Камалетдинов фотолары
    Яңа Кырлайдагы очрашуда сүзне беренче булып Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдуллага алды. Әле күптән түгел генә вазифага керешкән яңа рәиснең инде идея-тәкъдиме дә бар.

    — Тукай әле көнбатыш телләренә тәрҗемә ителмәгән. Тукайның иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгарырга иде. Ул гына түгел, иң яхшы классикларның әсәрләрен дә, хәзерге заман әдәбиятын да. Сезнең ярдәм белән әдәби тәрҗемә үзәген ачсак, беренче чиратта, классиканы рус теленә, аннары төрки телләргә тәрҗемә итү эшен башлар идек.

    Үзбәк теленә тәрҗемә ителә икән, ул Ташкентта чыгарга тиеш. Шушы эшкә вәкаләтле вәкилләрне дә җәлеп итәсе иде. Казахстан тәҗрибәсен өйрәндем, аларда союздаш республика булган вакытта ук, шушы үзәк булган. Казанда Генераль консул белән очраштык. Безнең алар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бар. Бу эшне башлап җибәрсәк, татар халкын пропагандалауда зур эш булыр иде, — диде Ркаил Зәйдулла.

    Бу ниятне Рөстәм Миңнеханов хуплады, штат кирәкме дип тә сорашты. «Бу мәсьәләне хәл итәрбез. Кирәкле эш», — диде ул.


    Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар театр каршындагы бинаны төзекләндерүне сорады.

    — Театр каршында аның балансына күчерелгән бик матур бина бар, ләкин ул ташландык хәлдә, аңа реконструкция кирәк. Шул бинаны вазифага керешкәннән бирле карап йөрим. «Дәвам» дигән бер проект бөреләнеп килә. Яшүсмерләрне милли мохиткә җәлеп итү буенча комплекслы бер үзәк эшлисе килә. Анда театраль һәм әдәби лабораторияләр, телне өйрәнә торган лингвистик үзәк тә булырга мөмкин. «Балачак» дигән театраль студия эшләү хыялы да бар, аны да шунда урнаштырасы килә, — диде.

    Шул арада Президент ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллинны чакырып кертте һәм эш тә кушты. «Петербург урамында театр каршында элекке хәрбиләр бинасы бар. Аны ремонтларга кирәк», — диде.

    — Әйе, мин хәтерлим ул бинаны. Без аны үзебезгә алырга йөргән идек. Башта хәрбиләр аны бирмичә ятты. «Туган авылым» ны ясаганда алырга тырышкан идек, ул чакта килеп чыкмады ул. Мин әле ул чакта Премьер-министр булып эшли идем, — дип исенә төшерде. «Аның бинасы булыр, эчтәлеге булсын», — дип тә кисәтеп куйды Янсуарны.


    Композитор Эльмир Низамовның яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясенә лаек булганын искәртеп, Рөстәм Миңнеханов: «Зур бүләкләр алгач, очып йөрисеңдер әле», — дип шаяртты.

    «Озак очып булмый, чөнки эш күп. Рәхмәт сезгә шундый зур бүләк өчен. Ул төнне мин төне буе йокламадым», — дип җавап кайтарды Эльмир.

    Композитор Татарстанда оркестр, хор яздырыр өчен зур сыйфатлы студия булмавын әйтте.

    — Бездән еш кына сорыйлар, ә безнең сыйфатлы аудиоязмалар юк дип әйтерлек. Без үз музыкабызны дөньяга күрсәтә алмыйбыз. Музыканы яздырыр өчен урын юк. Коллективларга да мотивация кирәк. Күпме әсәрләр язылмаган! Без аларны Интернетка кертер идек, аудиоязма юк. Ә Интернетта бик зур таләпләр, фондтан алып кертә алмыйсың. Студия булмаса, һичьюгы безне яздырсыннар дип, махсус тавыш режиссерлары командасын чакырырга иде. Һәр коллектив ике елга бер диск чыгарса да, зур эш булыр иде. Миннән «музыкагызны җибәрегез» дип сорыйлар, мин инде «үзем төшердем, шуны җибәрә алам» дим. Ә сыйфат турында сүз алып барып булмый, — диде.

    Президент студияне булдыру буенча министрлыкка күрсәтмә биреләчәк, дип сүз бирде. «Хөкүмәткә дә, коммерциягә дә эшләргә мөмкин бит ул», — диде.

    «Аның тарихы бар», дип, сүзгә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кушылды.

    — Элек совет заманында «Татарстан» радиосы карамагында даими эшли торган студия бар иде.

    — Менә сиңа кушабыз студия ясарга. Хәзер бит коллективлар күп, яздырсыннар. Алайса бер клипны көнгә 15 тапкыр әйләндерәсез, яңа әйбер күрер идек, бәлки. Иртән куям мин, берничә каналны, бер клипны 15 тапкыр куялар, — дип Рөстәм Миңнеханов.

    Президент кабат Низамовның премиясенә әйләнеп кайтып: «Премия алдым дип, ялга китә күрмә, эшләргә кирәк», — диде. «Эшлибез», — диде Эльмир.


    Мәскәү скульпторы Рим Акчурин — журналист Фәрит Сәйфелмөлекев, СССРның халык артисты Мәхмүт Эсаэмбаевка һәйкәлләр авторы. Ул иҗади бәйгеләргә, грантларга республикадан читтә яшәүче татарларны да җәлеп итү мөмкинлеген сорады.

    Президент хуплады.

    Нигә әле безгә танылган рәссам, сынчыларны чакырмаска? Әгәр татар кешесе булса, дөрес дип саныйм. Татарча бераз белсә. Белгәннәрен чакырырга була…«Өйрәнерләр» диючеләр булса да, алар өйрәнми, алдан ук шартын куймасаң, — диде Миңнеханов.

    Грант бирсәң, өйрәнәм ди, — дип үз сүзен кыстырды Ркаил Зәйдулла.

    Анысы да бар, — дип килеште Президент.

    Мәдәният министры Ирада Әюпова Сара Садыйковага һәйкәлне Рим Акчурин белән куячакларын әйтте.

    Ркаил Зәйдулла Рим Акчурин чыгышыннан соң исенә төшкән бер гозерен җиткерергә ашыкты. Президент белән кызык кына диалогларына күз салыгыз.

    — Сценарийны бозып әйтим әле, өч ел элек күренекле әдәбият, сәнгать кешеләренең бюстларыннан скверда аллея эшләү буенча мөрәҗәгать иткән идек. Әзәрбайҗанда, Төркмәнстанда, Таҗкистанда да бар. Шуны эшләп булмасмы икән?

    — Синең үзеңнән башлыйбызмы?

    — Юк әле, яшәргә исәп.

    — Нигә инде, герой булсаң, исән чакта да куялар. Герой булырга кирәк. Мин каршы түгел, бәлки, Тукай Кырлай тирәсендә эшләргәдер аны…

    — Казанда әйбәт инде…

    — Нигә, монда килергә исәбең юк әллә синең? Без монда Тукайның нигезе дип киләбез.

    Реклама

    — Киләбез монда да, ләкин Казан башкала бит инде. Казанда да булсын, монда да булсын.

     — Минем бюст тора, дип, кунакларны монда алып килергә сәбәбең була, — дип шаяртты да Президент, чынлап дәвам итте:

    Уйларга кирәк, без бу җирлекне үзебез, күтәрмәсәк… Ул Арча районы урыны гына түгел, республиканың бер йөзе булырга тиеш. Мин монда райпо рәисе булып килгәч, Тукайның 100 еллыгын үткәрдек. Бу җир безнең өчен бик якын җир. Арчада эшләгәндә зур тантана булган иде.

    «Хәзер план эшлибез», — дип, Президент кабат Министрлар Кабинетының төзелеш идарәсе рәисенә сүз катты. «Илдар, син бит Арча егете, Арчада туган, әтиең гомер буе Арчада эшләгән. Хет монда бер файдаң булсын әле эшләп торганда. Пенсиягә киткәч, бер кайтырга җаең булыр, бу эштә минем өлешем бар диярсең», — дип дәште.


    «Акча сорамадың, кунакка гына чакырдың»
    «Әкият» дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүз башлаганчы ук, бер кочак комплиментлар ишетте.

    «Ошаган сценаристка, чәчләр озын, сакал бар» — диде Рөстәм Миңнеханов. «Истә калыр өчен, аерылып торыр өчен шулай йөрим инде» дип җавап бирде Илгиз Зәйниев.

    Бик тыйнак булып күренергә тырышып, гозерләре булмавын әйтте.

    — Гадәттә сезне күргәч, бөтен кеше эш кушарга тырыша.

    — Аптырама, син генә түгел. Авылга кайткач та, мин аны танымыйм да инде, ә ул миңа «синең белән күрешәсе бар, минем сиңа кереп чыгасы бар», ди. Мин ияләнгән инде. Кемдер минем белән исәнләшкәч, ул миннән нәрсәдер сорарга тиеш.

    — Минем эш кушасым килми инде.

    — Юк, ул бит үзе өчен сорый, ә син бит халык өчен эшләргә җыенасың.

    Инде Зәйниев үз эше турында гына сөйләргә җыенганда, Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры бинасының беренче катында су агу белән бәйле проблемаларны телгә алды. 

    — Сез карыйсызмы бу мәсьәләне? Ирада, бу сезнең җитешсезлек. Карарга тиешсез. Без төзегән әйберләрдә су агып торгач, кәкрәйсә, бөкерәйсә, нәрсә була инде ул?! — дип мөрәҗәгать итте Ирада Әюповага.

    — Сез күрсәтмә биргәнсез, бу эшләр эшләнер, бик зур рәхмәт, — дип Илгиз тизрәк теманы борырга ашыкты. — Бүген театр репертуары 10 айлык балалардан өлкәннәргә кадәр. Безнең хыял — театр балалар өчен генә дигән стереотипны бетерү, шуны җимермәкче булабыз, — дип олылар өчен дә спектакльләр күрсәтүе белән горурланып сөйли башлаган иде кебек, тик Президент «Әкият» курчак театры күбрәк балаларга өстенлек бирергә тиешлеген әйтте.

    — Берара коммерцияле КАИ, КХТИ лар коммерцияле бүлекләрдә инженерлардан бигрәк, юристлар, экономистлар укыта башладылар. Сез дә шуның кебек балаларны оныта күрмәгез. Бәлки, сез акча эшләргә планлаштырасыздыр, анысы да кирәктер, ләкин сезнең фокус балалар, без бит аны балалар театры дип төзедек, — диде Рөстәм Миңнеханов.

    «Өлкәннәр өчен чыккан спектакльләр балалар спектакльләренә хилафлык китерми. Кичләрен сәхнә барыбер буш тора. Әгәр сез „Әлдермештән Әлмәндәр“ гә, я башкасына килеп карасагыз, Президент та курчак театрына йөри дигән сүз чыкса, башкалар да йөрергә мәҗбүр булачак», — дип җавап бирде Илгиз Зәйниев һәм театрга чакырып калды.

    — Килербез. Әле бик каты орышып китәсем бар сезне. Шундый театрны шундый хәлгә җиткергәнгә. Министрдан башлап… Без бит эшләнгән эшләрне сакларга тиеш. Театрның хуҗасы бар, ул хуҗаның министры бар. Ул эшләрне сез эшләмәгәч, кем эшләргә тиеш?! Төзегәнгә 10-15 ел, 10-15 елдан капремонт белән керә башлагач, нәрсә була ул? — дип шелтәсен дә белдереп алды Миңнеханов.

    Аннан бераз йомшый төшеп: «Ярар, аңладым, акча сорамадың, кунакка гына чакырдың», — диде.


    Шагыйрь Зиннур Мансуров «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.

    — «Туган тел» әсәрен дөньяда меңнәрчә кеше яттан белә, җырлый. Аңа багышлап, скульптур ансамбль төзеп булмасмы икән?

    Ул шушы һәйкәлне тасвирлап, Тукай үзе, шунда ук бер милли киемле ана, аның улы белән кызы, шигырь юлларын уртада татарча, рус, инглиз, гарәп телләрендә, арткы ягында гарәп графикасында биреп, җырның ноталарын да күрсәтү күздә тотылганын әйтте. «Ноталар янына QR код куеп була, җыр һәм бию ансамбле татар, рус, инглиз телендә «Туган тел» шигырен яздырып, туристлар аны телефонына яздырып алса, бөтен дөньяга тарата ала, — диде.

    Ркаил Зәйдулла кабат үз аллеясен искә төшереп: «Мин әйткән аллея шушы ансамбльдән башланып китсә, гаҗәп матур булыр иде», — диде.

    — Сез уйлап куйгансыз, алай дөрес булмый. Әйдәгез, конкурс уздырабыз. Һәйкәлне кем ничек күзаллый? Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтовны билгелибез. Урынын уйларга кирәк. Уңайлы җирдә булырга тиеш. Фикерегез бик әйбәт, дөрес. Һәр милләткә ниндидер символ кирәк, — дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

    Кинорежиссер Илшат Рәхимбай рибейтлар (ретро-бонус дип тә атыйлар, күпләп сатып алучыларга кире кайта торган процентлар) системасын үстерә алырлык кинокомиссия булдыру турында сөйләде. Бу республика территориясендә җирле белгечләр белән эшләнгән фильм өчен кинокомпанияләргә чыгымнарның бер өлешен кайтару дигән сүз.

    Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев кадрлар мәсьәләсен күтәрде. «Без татар артистларын әзерлибез, ә театр училищеларын тәмамлаучылар, торак булмагач, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Буага кайтырга теләмиләр. Бәлки, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ичмасам, яшәп торырга тулай торак булса да бирелсен иде», — дип үтенечен җиткерде.

    «Безгә формасын табып, кайтарырга кирәк инде аларны. Театрда артист булмаса, театр була алмый бит инде», — дип Рөстәм Миңнеханов, Бикчәнтәевнең фикерен хуплады.

    Очрашуны йомгаклап, Президент Ирада Әюповага сүз бирде. Бик зәвыклы киенгән иде министр, милли кием, калфагы бик килешле иде йөзенә. «Зур рәхмәт, эш күп, тырышабыз» — дип ышандырды.

    Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иҗат зыялыларына халык белән күбрәк очрашырга киңәш итте.

    — Бездә күпчелек шундый мөнәсәбәт: мин әсәр иҗат иттем, син бастыр да, сатып бир. Язучыларның халык белән элемтәсе җитми, күбрәк күренергә кирәк. 1,5 меңнән артык мәктәп, 2 меңгә якын балалар бакчасы, 3 меңгә якын мәдәният учреждениесе бар. Сез шушы һөнәрне сайлагансыз икән, иҗат җимешегезне дә халыкка җиткерергә тырышсагыз иде, — диде. Авыллардан мәктәп балаларын театрларга йөртү проекты кирәклеген дә ассызыклап узды.

    Рөстәм Миңнеханов иҗат әһелләре гел халык арасында йөргәнен искәртеп: «Үзегезне саклагыз. Вакцинация үтмичә булмый. Мин инде авырдым дию дөрес түгел ул. Антитәнчекләр кими алар», — дип очрашуга нокта куйды.


     Подробнее: https://intertat.ru/news/society/26-04-2021/geroy-bulsa-yk-lne-is-n-chakta-uk-kuyalar-mma-kyrlayda-prezident-bel-n-ochrashu-5821262

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: