Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гөлназ Гафуровадан акча таләп итәләр: "Сүзем юк"

    Җырчы Гөлназ Гафурова шаккаткыч хәл турында сөйләде ("Шәһри Казан").

     

    “Сездән киңәш сорыйм, тик бәясен алдан әйтегез, яме. Бу смс-хәбәргә ни дип җавап бирергә дә белмим. Сүзем юк. Бер ел элек ул миңа киңәш биргән, ә мин аны сториска чыгарып, сезнең белән уртаклашканмын икән. Бер ел узгач, киңәше өчен акча таләп итә, ә мин инде ул хакта бөтенләй оныттым. Аяк табанындагы шпоралар борчымый, шуңа күрә истә калмагандыр, мөгаен”, - ди Гөлназ.

     

    Реклама

    Реклама

    Гөлназ Гафурованың Гөлнара исемле язылучысы аяк табанындагы шпоралар турында киңәш биргән булган. “Бу үткән ел яки аннан алдагы елны булды бугай. Мин сезгә шпораларны тавык үте белән дәвалау турында киңәш биргән идем. Миңа акча бирүегезне таләп итәм”, - дип язган ул.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-gafurovadan-akcha-talp-itlr-szem-yuk

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: