erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә көтелгән яңалык!

Эстраданың танылган пары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар күптән көтелгән сөенечле яңалыклары белән уртаклашты ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Ниһаять, Казанның “Кояшлы шәһәр” торак комплексында фатир алдык. Йорт сентябрь аенда кулланышка тапшырылачак. Гомуми мәйданы – 91 кв.м. Җиденче катта урнашкан. Бу – минем хыялдагы фатир, чөнки мин нәкъ менә панорамалы күренешле фатир турында хыялландым. 

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа кадәр без әнинең фатирында яшәдек. Илсур белән җиде ел яшәү дәверендә безгә ипотека бирмәделәр. Шушы еллар дәвамында акча да җыйдык. Хәзер рәсми рәвештә эшләгәч, ипотека да бирделәр. Шуңа күрә рәхәтләнеп ипотека түлибез, Аллаһка шөкер”, - дип сөйләде безгә Гөлназ Шәрипҗанова.

Имин нигезле йорт булсын, шатлык-куанычлар белән яшәгез.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-m-ilsur-shripanovlar-gailsend-ktelgn-yaalyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X