erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлзада Шакирҗанова ни өчен Фирдүс Тямаевтан киткән?

Гөлзада Шакирҗанова Сарман районы Сарайлы авылында иҗади гаиләдә туган. Әтисе баянда уйный, әнисе җырлый. Мәктәпне тәмамлагач, башта Чаллы шәһәренең педагогика көллиятендә музыка бүлегендә, аннан соң КФУның музыка факультетында белем алган ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

Гөлзада күпләрләргә Фирдүс Тямаев төркеме аша таныш. Хәзер исә җырчы кыз “Салават” җыр театрында эшли.

– Гөлзада, Фирдүс Тямаев төркеменә ничек эләктең?

– Әлеге төркемдә 2016 елда уртак танышларым аша килеп эшли башладым.

– Фирдүсне усал, кырыс диләр. Ачуланышкан вакытларыгыз булдымы?

–Фирдүс абый кирәк чакта усал да, шул ук вакытта бик таләпчән, гадел һәм төгәл кеше ул. Төрле вакытлар булды. Ачуланышкан чаклар да булгандыр. Әмма бер-беребезне аңлап, биш елга якын бергә эшләдек.

– Ни өчен аның төркеменнән китәргә булдың?

– Соңгы арада бик популяр сорау бу. Беренчедән, иҗатыма битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Икенчедән, әйе, чыннан да, яңа концерт сезонында мин эшләмим. Коллектив үзгәрде. Бу – табигый күренеш. Төркем җитәкчесе ел саен тамашачыны яңа җырлары, яңа программа белән сөендерә. Шул программага яңа исемнәр, яңа сулыш кертергә тырыша. Биш ел дәверендә эшләп, үземә зур сәхнә тәҗрибәсе тупладым, чын дуслар таптым. Мондый мөмкинлек биргәне өчен Ходаема мең рәхмәт.

– Ә Салават Фәтхетдиновта ничек эшли башладың?

– Салават Зәкиевичны хөрмәт итмәгән, аның иҗатын яратмаган татар кешесе юктыр ул. Мин дә шулар рәтендә. Чираттагы концертына тамашачы булып килгәч, ул миңа концертында катнашырга тәкъдим итте. Әлбәттә, ризалаштым. Зур сәхнәгә беренче адымнарымны студент чагымда ук “Салават” җыр театрында башлаган идем.

– Аның белән эшләве җиңелме? Нинди таләпләр куя?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Салават абый төркем җитәкчесе буларак, бик таләпчән, әмма гадел һәм йомшак күңелле кеше. Ул төгәллекне бик ярата. Безне һәр яклап иң югары дәрәҗәдә булырга өйрәтә.

– Ни өчен мөстәкыйль җырчы булырга теләмисең?

– Ә кем әле теләмим ди? Әлбәттә, андый теләгем бар. Ләкин һәрнәрсәнең дә үз вакыты...

– “Салават” җыр театрында эшләүдән кала, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Ниһаять, үз белгечлегем буенча вокал дәресләре алып бара башладым. Айгөл Зарипованың шәхси музыка мәктәбендә эшлим.

– Сөйгән ярың бармы?

– Шәхси тормыш шәхси булып калырга тиеш дип уйлыйм. Шуны гына әйтә алам: бүген йөрәгем буш. Әлегә үземне иҗатка һәм эшкә багышлыйм.

– Иң зур хыялың нинди?

– Бу тормышта үзеңнән соң эз калдыру.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glzada-shakiranova-ni-chen-firds-tyamaevtan-kitkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X