erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әгәр башка мәктәпкә китәргә карар кылсалар, барысы бергә китәчәк": 175 гимназия балалары кайда укыр?

Татарстанның атказанган артисты, “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның 175нче гимназиядәге фаҗигадә яраланган улы Ислам хәзерге вакытта сыйныфташлары белән “Артек”та ял итә ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

"Әгәр башка мәктәпкә китәргә карар кылсалар, барысы бергә китәчәк": 175 гимназия балалары кайда укыр?

Эльвира Шакирова6 август 2021 - 12:07

 

1431

0

0

Татарстанның атказанган артисты, “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның 175нче гимназиядәге фаҗигадә яраланган улы Ислам хәзерге вакытта сыйныфташлары белән “Артек”та ял итә.  

“Ислам сыйныфташлары белән “Артек”ка китте. Һәр көннең һәр сәгате иртәдән кичкә кадәр планлаштырылган. Кулга телефон алырга да вакытлары юк. Профильле дәресләр үткәрелә, фильмнар, роликлар төшерергә өйрәтәләр, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Көненә биш тапкыр ашаталар. Балаларга бик ошый анда”, - диде Алсу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел 8“А” сыйныф укучылары тугызынчы сыйныфка укырга барачак. Аларның кайсы мәктәпкә укырга баруы әлегә билгесез. “Бу хакта балалар ялдан кайткач сөйләшү булачак. Әлегә моны хәл итмәдек. Балалар бик икеләнә, курка. Икенче яктан, алар бу мәктәптә үсте, сыйныфташлары белән бергә булды. Әгәр башка мәктәпкә китәргә карар кылсалар, барысы бергә китәчәк. Ялдан кайткач та, ата-аналар һәм балалар белән бергә җыелышып киңәшләшергә, сөйләшергә һәм уртак фикергә килергә исәп”, - дип сөйләде Алсу.

 

Реклама

Аның сөйләвенчә, әлеге фаҗигадән соң, улы Ислам да, сыйныфташлары да көчле тавыштан курка башлаган. “Кинәт салют яки яшен тавышы ишетелсә, куркалар. Күптән түгел сәүдә үзәгенә барган идек. Шул вакыт урамда салют башланды. “Әни, ишетәсеңме?” - дип куркып калды Ислам. “Улым, бу салют кына, курыкма”, - дидем. “Әйдәгез, бу бинадан чыгыйк әле, зинһар”, - диде улым. Гимназиябездә булган фаҗигадан соң барыбызга да бик авыр, ләкин моны кабул итәргә һәм алга таба яшәргә кирәк”, - диде җырчы.

Хәзерге вакытта 175нче гимназиядә тулысынча үзгәртеп кору эшләре бара. Татарстан Хөкүмәте гимназияне быелның 1 сентябренә әзер булачак, дип вәгъдә итте.

Билгеле булганча, ил президенты Владимир Путин яңа уку елына әлеге мәктәп төзекләндереп бетерелергә тиеш дип белдергән иде.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-sngatullina-balalar-syynyflary-beln-berg-barachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X