Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гыйнвардан кайбер яшь әниләргә беренче бала белән өч яшькә кадәр декретта утырырга мөмкин була

    2020 елда Татарстан беренче балага түләүләргә 4 млрд. сум тотачак.

    Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

     

    Аның сүзләренчә, әлеге чиккә беренче баласы туган 70-80 процент гаилә керәчәк. Бүгенге көндә республикада уртача хезмәт хакы якынча 37 мең сумны тәшкил итә. Түләүләр, нигездә яшь һәм студент гаиләләренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә булыр дип көтелә.  Мәсәлән, өч кешедән торган гаиләнең кереме 42 мең 102 сумнан артмаска тиеш.

    Гыйнвар башыннан андый түләүләр балага өч яшь тулганчы түләнәчәк.

    Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: