erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлем дингә килүе турында: "Без Салават белән бергә үзгәрдек һәм үзгәрәбез"

Бер-ике елдан шулай ук ураза аенда, "Матурым, мин бүгеннән намазга басам" дип әйтмәсенме. Миңа шок булды. "Бу шаяру түгел, аны бер укып, бер ташлап булмый" дидем. "Уйладыңмы?" – дип сорадым. Ул шундый ышанычлы итеп "Әйе" дип җавап кайтарды...

Танылган җырчы Гүзәлем үзенең инстаграм битендә дингә килү тарихы белән таныштырды.

Бу сорау бик еш сторисларда, сорау-җавап рубрикасында күренә. Журналистлар белән әңгәмә корганда да бирелмичә калмый.

Мин үзем гади татар гаиләсендә тудым, үстем (укытучылар, нефтьчеләр гаиләсеннән). Дини гаиләдән түгел. Ләкин, әлбәттә, дини традицияләр белән. Мулла белән исем куштыру, ашлар үткәрү, ураза тоту, "Бисмилләһ" дип эшне башлау һәм башкалар. Ә намазны туганнар арасында олы кешеләр генә укый иде. Әнинең әбисе мәсәлән. Һәм без балалар моны бәләкәй чактан ук күреп, әлбәттә шулай булырга тиеш дип уйлый идек. Олыгайгач, картайгач кына намаз укырга кирәк дип. Хәләлнең нәрсә аңлатканын да белми идем. "Лә иләһә илаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ" дигән сүзләрне гөмеремдә беренче тапкыр никахыбызда гына әйттем. Моныңча белмәдем.

Туганнар арасында әле мин кияүгә чыкканчы (миңа 18 яшьләр тирәсе) әтинең әти-әнисе, ягъни әби белән бабай дингә якынаеп, икесе бергә намазга бастылар. Икесе дә гыйлем алып, өйрәнеп, аннары инде бабай авылда имам хатыйб булды. Минем Факиль бабай безгә никах укыды да инде. Аларга ияреп, әти өйрәнә башлады, шулай ук гыйлем ала башлады. Хәзер инде ул безнең авылда икенче имам хатыйб, хаҗи. Аның 45 яшендә дингә килүе баиләгә зур яңалык иде. Аның инде үз тарихы...

Салават белән танышканда, аның дингә карата хөрмәтен, әз генә тартылуын сизгән идем. Ул дуңгыз ите ашамый, ураза тота, кайбер догалар укый, кайвакыт җомга намазына йөри иде. Өйләнгәч, әти белән уртак тел табып, алар янына кайтканда дин турында сөйләшәләр иде. Салават җомга намазларын калдырмый башлады.

Бер-ике елдан шулай ук ураза аенда, "Матурым, мин бүгеннән намазга басам" дип әйтмәсенме. Миңа шок булды. "Бу шаяру түгел, аны бер укып, бер ташлап булмый" дидем. "Уйладыңмы?" – дип сорадым. Ул шундый ышанычлы итеп "Әйе" дип җавап кайтарды.

Үз гаиләмдә барысы да менә шулай башланды. Салават бик җитди рәвештә дингә килде. Шунда ук төнлә клубта үтә торган татар дискәтүкләрен “Татар Стар” проектын япты (чөнки акча бу җирдә алкогольдән дә керә һәм төне дә җомга көнгә туры килә). Баштан ук намазларның бишесен дә вакытында укый иде. Нәрсә генә булмасын, соңга каламы-юкмы, уңайлымы-юкмы, юлдамы-юкмы, арганмы-армаганмы, укый. Намаз аның өчен иң мөһиме, хәзер дә шулай. Табында бары тик хәләл ризык, туганнарыннан да табында хәләл ризык булуын сорады. Тирә-юньдә аралашу тирәлеге үзгәрә башлады. Бераздан алкоголь булган банкетлардан баш тартты. Безнең керемнәр бик каты кыскарды. Өстебездә кредитлар да бар иде. Ләкин ул һәрвакыт Аллаһтан безгә хәләл эшләр, керемнәр бирүен, аларның бәрәкәтле булуын сорый иде. Һәм Ул безгә андый юлларны ачты. Әлхәмделилләһ.

Мин менә шул ике ел дәвамында аны күзәтеп бардым, сокландым, аңа ияреп тартыла башладым. Салават җомга намазыннан кайткач, нинди вәгазь укыганнарын сөйли иде. Әтием дә безгә килгәндә яисә без аларга кайтканда, бик мәгънәле, кызык вәгазьләр сөйли. Бик тәмле сөйли инде, шунда ук намазга басырдай буласың.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барысы да яхшы, матур, мәгънәле якка үзгәрә иде. Мине беркем дә намазга басарга, яулык ябарга өндәмәде. Әкрен генә үзем тартыла бардым. Шулай ук мөселман кызлар белән таныштым, Салаватка төрле сораулар бирә идем, тюрбаннар бәйләп карый, образлар барлый идем.

Беркөнне никах мәҗлесләрен алып барырга, җырларга ешрак чакыра башлау сәбәпле, матур озын күлмәк карарга чыгып киттек. Мин кидем дә Салават алдында бер әйләндем. "Сиңа шундый килешә!" – дип, комплиментлар әйтте. Үземә дә бик ошады. Шул вакыттан мин мөселман образларына гашыйк булдым, тюрбаннар бәйли идем, озын күлмәкләр гардеробта күбәя бара иде. Ләкин әле намаз укырга ашыкмадым...

Шулай яулыкка мәхәббәт туа барды. Салават мине андый образда күргән саен соклана, якыннарым барысы да тыныч карый. Ләкин мине нәрсәдер тоткан кебек тоела иде... Беркөнне тюрбанда, икенче көнне ансыз йөрдем. Ниндидер билгесезлек кебек. Әллә әзер, әллә юк. "Мин яулыкны салмаска ниятләп кисәм, ә аннары саласы килсә?", "Ә бизәнү ягы? Маникюр?", "Ә ял итәргә киткәндә?", "Эштә ничек намаз укырга?" һәм тагын миллион сорау. Булдыра алмам кебек тоела. 

Бервакыт Салават белән өй янындагы кибеткә кердек. Кассада басып торганда, күрше як касса сатучы кызлары танып алып, үзара әкрен тавыш белән сөйләшә башлады. "Бу Гүзәлемне аңламассың, әле тюрбанда килеп керә, әле ансыз...". Бу комментарий миңа шул вакыт бик ярдәм итте. Мин уйлап куйдым: "Нәрсәгә шулай озак сузам соң? Барысы да яхшы бит. Теләк бар, ирең-туганнарың теләктәш, күңелдә ниндидер тынычлык сизелә". Һәм шул көннәрдә “Фатиха” сүрәсен ятлап, аннары Салаватка "Мин синең белән иртәнге намазны укыйм" дип әйтеп куйдым. Ул шатланды инде әлбәттә. Укыйсы догаларны зур итеп бастырып, аларны беренче вакыт алдыма куеп, шулай укып өйрәндем. Тюрбанны инде салмаска булдым, бүгенгә кадәр “саласы килә” дигән уй булмады. Булган сораулар тиз арада чишелә торды.

Мин шәхсән үзем иртәнге намаздан башладым. Хәзер инде бишесен дә укыйм.

Әле мин дингә кереп баручы гына. Күп нәрсәләрне дөрес эшләмимдер. Ләкин әкрен генә алга таба атлыйм. Һәм мин шундый бәхетле, белсәгез... Без Салават белән бергә үзгәрдек һәм үзгәрәбез. Безнең уйлар, приоритетлар, максатлар бүтән төрле. Тормышлар гел икенче якка үзгәрә тора. Ниндидер мәгънә, матурлык, ихласлык, тынычлык туа. Ходай Тәгалә безгә шундый мөмкинлекләр ача, бирә, ярдәм итә, мең шөкер.

Әйтәсем килә намаз: намаз ул – Аллаһ белән турыдан-туры сөйләшү. Һәм Ул миңа шундый мөмкинлек биргәне өчен мин бик рәхмәтле.

 http://shahrikazan.ru/news/din/gzlem-ding-kile-turynda-bez-salavat-beln-berg-zgrdek-m-zgrbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X