erid:2VtzquqpS7d
Яңа елга балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр мәсьәләсенә ачыклык керттеләр
Яңалыклар

Яңа елга балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр мәсьәләсенә ачыклык керттеләр

Яңа елга балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр күздә тотылмый. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, 1 гыйнвардан мондый гаиләләргә ярдәм итү җәһәтеннән үзгәреш булачак – бердәм пособие гамәлгә кертелә. Министр сүзләренә караганда, әлегә шуның буенча эш алып барыла.

 

Моңа кадәр Федерация Советында киләсе елдан бала тудыру һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм пособие билгеләүне күздә тоткан закон хупланды. Документ нигезендә, 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатын-кызларга ай саен универсаль пособие биреләчәк.

https://vatantat.ru/2022/12/100677/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев