erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиһангирлар» төркеме җитәкчесе: Россиянең космик юнәлешендә эшләүчеләр арасында татарлар бик күп

12 апрель – Космонавтика көне. Бу бәйрәмнең үз төсен югалта баруына борчылып йөрүче инициатив төркем Татарстанда да бар.

 

 Аларның бер идеясе – Космонавтика көнен Гагарин көне итү турындагысы белән без укучыларыбызны да таныштырган идек. Әлеге хыял тормышка ашкан очракта 12 апрель җиһангирларның һөнәри көне генә булып калмыйча, бөтен халык бәйрәменә әвереләчәк. Бу безнең өчен бигрәк тә мөһим, чөнки космос өлкәсендә хезмәт куючы белгечләребез шактый. Татарстандагы «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов белән шул хакта сөйләшәбез.

Хәлил Гайнетдинов

– Хәлил Шәйхнурович, быелгы бәйрәмне без горурланып каршы алабыз. Бөгелмәдә туып үскән якташыбыз Сергей Рыжиков галәмнән безне «күзәтә». 17 апрельдә аның исән-сау кайтуын көтәбез. Космонавтлар отрядына эләгү бәхетенә шактый гына милләттәшләребез дә иреште кебек. Ничә еллар көтсәк тә, галәмне иңләүләрен әлегә күрә алмадык.

– Без, космонавт отрядына эләгеп тә, теге яки бу сәбәпләр белән галәмгә юл яра алмаган 11 татар егетенең исемнәрен ачыклый алдык. Шуларның иң беренчесе Марс Рәфыйков «Гагарин отряды»нда булган. Ул галәмгә очудан мәхрүм булган җиһангирлар исемлегенең башында тора. Кыргызстанда туып үскән егет космонавтлар отрядына 1960 елда кабул ителә. Беренче космонавтны очуга әзерләгән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Үзе күнекмәләрне дәвам итә. Хәрби һава-инженерлык академиясендә укый. Әмма, ни кызганыч, 1962 елның 24 мартында «режимны бозган өчен» аны отрядтан чыгаралар. Рәсми сәбәп итеп частьны үз белдеге белән калдырып китү күрсәтелгән. Соңрак үзе әйтүенчә, төп сәбәп хатыны белән аерылышу булган. Сүз дә юк, Марс Рәфыйков өчен отрядтан чыгарылу көтелмәгән вакыйга була. Ул аптырап кала, гафу үтенә, бер елдан отрядка яңадан алуларын сорый. Тик файдасы булмый. Бу эшләрне контрольдә тотучы Маршал Малиновский, башкаларга сабак булсын, дигән фикердә тора. Отрядтан чыгарылгач, Марс Закирович хәрби частьларда төрле вазыйфалар башкара. 1978 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, очу эшеннән азат ителә. Әфган сугышында катнаша. Икенче тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Гаилә тормышы барыбер барып чыкмый. Әмма ничек кенә булмасын, ул тарихта – космосны өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән белгеч булып санала. Тормышы турында «Мы – парни из отряда «Икс» исемле китап язып калдыра.

– Башка милләттәшләребезнең язмышы ничегрәк?

– 1961 елның 23 декабрендә КПСС Үзәк Комитеты космонавтлар отрядына 60 кеше сайлап алу турында карар кабул итә. Бу исемлеккә Казаннан Рафаэль Закиров эләгә. Туган шәһәрендә Хәрби Һава Көчләренең махсус мәктәбен, Мәскәүдә Жуковский исемендәге хәрби һава-инженерлык академиясен тәмамлаган егетебез бик перспективалы була, 1962 елда аны космонавтлар отрядыннан «Анадырь» операциясенә күчерәләр. Кубада урта ераклыктагы баллистик ракеталар урнаштыру буенча бу операция тарихка «Кариб кризисы» буларак кереп калды.

1965 елда яңа отряд җыя башлыйлар. Анда эләгүчеләр арасында ике милләттәшебез – Башкортстаннан Зөфәр Габдуллин, Чиләбе өлкәсеннән Әнсар Шәрәфетдинов була. Баштарак медицина комиссиясен үтсәләр дә, соңрак «сәламәтлекләре какшау сәбәпле» аларны отрядтан чыгаралар. Королев кулы астында эшләгән Урал Закировны да табиблар отрядка уздырмыйлар. Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туып үскән Марс Фаткуллинны физика-математика фәннәре кандидаты, зур галим буларак, «Звездный» шәһәренә үзләре чакырып алалар. Ул күнекмәләр дә ала башлый. Әмма шулвакыт галәмгә очу өчен хәрби кешеләргә өстенлек бирә башлыйлар. Берни барып чыкмаслыгын аңлагач, Марс Фаткуллин отрядтан китә. Тагын бер милләттәшебез Зыятдин Әбүзәровның да галәмгә багышланган язмышы аянычлы була. Ул 1971 елда космонавтлар отрядына кабул ителә һәм Айга очу программасы буенча әзерләнә башлый. Әмма нәкъ шул елны галәмнән төшкәндә өч космонавт һәлак була. Орбитага җибәрелгән станцияләр дә уңышсызлыкка очрый. Нәтиҗәдә космос тармагына игътибар кими. Айга очу программасы ябыла.

1974 елда Советлар Союзы космос юнәлешендә Америка Кушма Штатлары башлаган яңа көрәшкә кушыла. Безнең илдә моңарчы дөньяда булмаган «Энергия» ракетасы һәм «Буран» исемле яңа космик самолет әзерләнә башлый. Күп кенә конструктор бюролары, заводлар «Энергия-Буран» проектына кушыла. Байконурда яңа очу комплексы, космостан самолет кебек парашютсыз кайтыр өчен утырту мәйданы әзерләнә. Эш көне-төне еллар буе башкарыла һәм 1987 елда «Энергия» җиһанга 100 тонна йөк алып менә. Чагыштыру өчен: «Союз» ракеталары – 8 тонна, «Протон»– 22 тонна. Ә инде 1988 елның 15 ноябрендә «Энергия» 80 тонналы «Буран»ны җиһанга алып чыга, яңа космик самолет, Җир шарын ике мәртәбә әйләнеп, автоматик режимда – космонавтларсыз кире Байконурга кайта. Бу Советлар иленең Гагарин очуыннан соң иң олы җиңүе булып кала. «Буран» программасы буенча илнең кырыклап иң яхшы очучылары әзерләнә, алар арасында ике милләттәшебез – Наил Саттаров һәм Урал Солтанов та була. Кызганыч, сәяси сәбәпләр аркасында «Буран» икенче мәртәбә космоска инде очмый.

– Галәмгә юл ярырга мөмкинлек булмаса да, космос тармагында эшләүче белгечләребез, галимнәребез бихисап. Белүемчә, сез аларның күбесе белән элемтәдә торасыз.

– Иң элек, әлбәттә инде, академик Роальд Сәгъдиевне әйтеп үтәргә кирәк. Ул озак еллар СССР Фәннәр Академиясенең Космик тикшеренүләр институтын җитәкләде. Аның эшен тагын бер милләттәшебез Альберт Галиев дәвам итте. Җиһанны өйрәнүчеләр арасында Рәшит Сөнәев иң дәрәҗәле урынны алып тора. Совет ракеталары белән идарә итүче системаларны җыю өчен интеграль җиһазлар җитештерүче «Микрон» заводы җитәкчесе Камил Вәлиев Ленин премиясенә лаек булды.

Россиянең космик юнәлешендә эшләүчеләр арасында бүген дә татарлар бик күп. Әйтик, Королев шәһәрендә урнашкан космик очышлар белән идарә итү үзәгенең төп җитәкчеләре арасында Рәшит Сәмитов, Рәис Магжанов бар. Барлык космик аппаратларның очышын әзерли һәм идарә итә торган баллистиклар төркемен Рафаил Мортазин җитәкли. Ул заманында үзе дә космонавт булырга әзерләнә, әмма табиблар рөхсәт итмиләр. Космонавтларны әзерли торган Гагарин исемендәге үзәктә Айдар Бикмучев эшли, ул барлык космонавтларны «Союз» космик корабында очарга һәм исән-сау Җиргә әйләнеп кайтырга өйрәтә. Безнекеләргә генә түгел, Япония, Американың һәм башка илләрнең булачак космонавтларына да дәресләр бирә. Милләттәшләребез чит илләрдә дә эшлиләр. Мәсәлән, Казанда туып үскән Надир Баһавиевның Америкада аэрокосмик компаниясе бар. Ул җиһанга кечкенә спутникларны чыгара торган ракеталар конструкцияләү белән шөгыльләнә. Космоска очу турында да хыяллана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Соңгы елларда космоска очарга теләүче туристлар турында да сүзләр ишетелгән иде…

– Галәм туристына килгәндә, бездә дә бар ул. Фәрит Әюпов. Татарстаннан җиһанга сәяхәт кылырга билет алган бердәнбер кеше. Чуашстандагы Шыгырдан авылы егете, эшмәкәр. Үзе әйтмешли, дөньяның барлык кыйтгаларында диярлек сәяхәт иткән. Бүген 10 ел элек алып куйган билетына космоска очарга дип хыяллана. Белүемчә, чиратта 600 кеше тора. Галәмгә туристларның оча башлавы бу өлкәдә революция кебек зур ыргылыш ясар дип көтелә. Хәтерегездә булса, бу шаукым 2001 елда башланган иде. Мондый «тур»ның бәясе искиткеч кыйммәт булса да, галәмне күрергә теләгән туристларның саны арта гына бара.

– Кызыксына башласаң, галәм өлкәсендә күп фактлар татарлар белән бәйле кебек килеп чыга. Кайчагында гаҗәпләнеп тә куясың.

– Аңа аптырыйсы юк, чөнки татарлар – илнең нигезен булдыра торган ин зур милләтләрнең берсе, укымышлы, белемле халык. Мәсәлән, Гагаринга кагылышлы фактларны гына алыйк. Аны Оренбург шәһәрендәге Ворошилов исемендәге хәрби-авиация очучылар әзерли торган училищеда данлыклы инструктор Ядкәр Акбулатов өйрәтә. Ядкәр Шәриповичның самолетта очар алдыннан әйтә торган «Поехали!» сүзен 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин кабатлый. Беренче космонавтның шәхси шоферы Сарман районының Теләнче Тамак авылыннан Гариф Сәйфиев була. Беренче космонавтлар отрядын туплаганда сайлап алу эшендә медицина фәннәре докторы, татар хатыны Аделия Рәфкат кызы Котовская катнаша. Беренче космонавт өчен иң куркынычы Җиргә әйләнеп кайту саналган. Монда аңа күренекле галим Хәлил Рәхмәтуллин проекты ярдәмгә килә. Әле ул гына да түгел. Саратов өлкәсенең Смеловка авылына килеп төшкәч тә, җиһан корабын беренче булып оныгы Румия белән милләттәшебез Әнихәят Тахтарова каршы ала. Соңыннан Гагарин төшкән урынны солдатлар әйләндереп ала, алар арасында Арча егетләре Данил Сәләхиев белән Миңнур Галихмәтов була. Махсус кинога, фотога төшерергә килгән белгеч тә – Мәхмүт Рәфыйков. Шунысы да кызыклы: Юрий Гагаринның хатыны Валентинаның әтисе Иван Горячев  Оренбург шәһәренең иң оста пешекчесе була һәм ул киявен гел татар бәлеше белән сыйлый.

Эзләнсәң, тагын да кызыклы фактлар бар. Беренчеләрдән булып җиһанга юл күрсәткән Константин Циолковскийның татар баласы икәнен күпләр белмидер, мөгаен. Аның әнисе Мария Юмашева – керәшен татары. Советлар иленең космик һәм атом проектларын җитәкләгән данлыклы Мстислав Келдыш та татарлар нәселеннән, аның фамилиясе татар сүзе «килдеш»тән барлыкка килгән.

– Безнең республикабыз, башкалабыз да космосны өйрәнүгә керткән өлеше белән дан тота…

– Казанның бик күп фәнни институтлары, заводлары космоска эшли. Сугыш чорында шәһәрнең инженерлары, эшчеләре илнең ракета-космик юнәлешен булдыручы Королев, Глушко, Жирицкий, Севрук кебек җитәкчеләр кул астында эшлиләр. Казан авиация институтын тәмамлаган белгечләр илдәге космик системаның төрле тармакларында иң җаваплы эшләрне башкаралар. Әйтик, техник фәннәр докторы, профессор Альберт Саттаров – лазер ракета двигательләре буенча иң танылган белгеч, аның эшләре белән чит илләр дә кызыксына.

Илнең, милләтнең урынын дөнья күләменә чыга алган технологияләр билгели, алар арасында космоска кагылышлылары иң югары урында тора. 7,5 миллиард кешесе булган Җир шарының нибары 565 космонавты бар. Күбесе Америкадан – 365 кеше, Россиядән – 124, тик алар арасында татарлар юк. Бу – уйландыра  торган күрсәткеч.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

https://vatantat.ru/2021/04/51654/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре