erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде кеше янып үлгән фаҗигадә бердәнбер исән калган кешене гаеплиләр

2023 елның 18 июнендә Тукай районы Сәет авылында булган фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде.

Җиде кеше тереләй янып үлгән коточкыч янгыннан соң җинаять эше кузгатылган иде. Әлеге фаҗигадә бердәнбер исән калган кеше Илмира Гарданова аның төп фигуранты булды. Хатынны ут төртүдә һәм кеше үтерүдә гаеплиләр. 

Югары суд матбугат хезмәте хәбәренә караганда, җинаять эшен присяжныйлар катнашында карау турында үтенеч белдерелгән. Беренчел утырыш 12 августка билгеләнгән. Ул ябык режимда үтәчәк.

2023 елның 18 июнендә чыккан янгын җиде кешенең – дүрт баланың (өлкән балалар коррекцион мәктәптә 2-3 сыйныфта укыган, тагын икесе балалар бакчасына йөргән), аларның әтиләре, абыйлары һәм әбиләренең гомерен өзгән. 30 яшьлек әни кеше - Илмира гына исән калшган. Ул вакытта ут чыгуның башлангыч сәбәбе итеп электр чыбыгында кыска ялганыш яисә ут белән саксыз эш итү аталган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Җинаять эше башта «Саксызлык аркасында үлемгә китерү"маддәсе буенча кузгатылган. Тикшерү бер елга якын дәвам иткән. "Шәһри Чаллы" басмасы хәбәр итүенчә, Илмира Гәрдәнова шул ук авылда әтисе йортында яши, колхозда эшли. Сәет авылы халкы ялгыз калган анага яңа йорт төзү өчен 500 мең сум җыйган булган. 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ide-kese-ianyp-ulgan-faigada-berdanber-isan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев