erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиде ярым кеше Башкортстанны ду китерде»: «Китап» радиосының гаугалы сәяхәте

«Китап» радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафон уздырды. Радионың яшел төсләр белән бизәлгән автобусы Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы 18 шәһәр һәм район үзәгендә булырга тиеш иде, әмма Башкортстанның кайбер районнары аларны кертмәде ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

 

Солтан Исхаков
Автомарафонның максаты — татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау иде. 25 октябрьдән башлап, өч көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортстан районнарында урамда әдәби-музыкаль чыгыш ясады. Татарстанда барысы да тыныч узса, Башкортстанда кунакларны яңа гадәт буенча каршы алганнар. Күргәннәре, ишеткәннәре һәм кичергәннәре турында марафонда катнашучылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Казаннан кузгалып киткән төркем составы: «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова, «MINGAZOV» кавер-төркеме, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Гадел Әхмәтҗанов. 27 октябрь көнне алар исән-сау кайтып җиттеләр, Аллага шөкер, дип куярга кирәк!

«Төнге унбердә „Без кайтып җиттек“ дигән хәбәр килде. Без иркен сулап куйдык», — ди «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Бу тәүге марафон иде, әмма соңгысы түгел. Безнең «геройларның» тарихына күчкәнче, марафонның киләчәге турында берничә сүз. Баш мөхәррир сүзләренчә, киләсе марафон Чувашия һәм Түбән Новгород якларына планлаштырыла. Кайчан буласын әлегә төгәл әйтеп булмый.


«Без нәтиҗәләр белән канәгать. Без бер дә курыкмыйча һәм борчылмыйча, Россиянең башка төбәгенә чыгып китә алабыз. Икенче елга Ульяновск, Самара, Саратов, Әстерхан юллары буйлап Кырымга кадәр барырга исәп бар. Ул партнерларыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә булыр дип уйлыйбыз. Мондый турлар алга таба да булырга тиеш, чөнки ихтыяҗ бар», — диде Алмаз абый.

Ә хәзер Башкортстанда булган маҗаралар белән танышыйк.


«Татарстанда ипи-тоз, якты йөз булса, Башкортстанда безне „конвой“ белән каршы алдылар»
Лилия Кадыйрова:

Марафон бик яхшы узды. Без канәгать. Безнең чыгышлар Татарстанның Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Әнәк, Актаныш җирлекләрендә булды. Актанышта кунганнан соң без паром белән Башкортстан ягына чыктык. Анда безне бик яхшы каршы алдылар. Татарстанда ипи-тоз, якты йөз булса, анда инде безне «конвой» белән каршы алдылар. Анысы да безгә әйбәт булды. Безнең куркынычсызлыкны тәэмин итеп, районнан районга бер-берсенә эстафета таягын биргән кебек, автобусны озатып бардылар. Безгә җырларга, шигырь сөйләргә, теләкләрне җиткерергә рөхсәт бирмәделәр. Ул бигрәк тә Дүртөйле, Чакмагыш һәм Югары Яркәйдә булды. Администрация, полиция хезмәткәрләре: «Рөхсәт юк. Безгә сезнең җырларыгыз кирәк түгел, сез безнең җиргә беркемгә дә әйтмичә качып килдегез, сез көтелмәгән кунак», - диделәр. «Хуже татарина» дигән сүзләр яңгырады, әлбәттә…

Алмаз Миргаязов:

Чакмагыш районының башлыгы үзе килгән иде алар белән очрашырга. Шуннан чыгып та безнең команданың дәрәҗәсен белеп буладыр…


Лилия Кадыйрова:

Татарстанда да ул кадәр каршы алмадылар, район җитәкчеләре килеп йөрмәгән иде инде. Анда шундый «җылы» итеп каршы алдылар, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дорфа сөйләшү булды, бигрәк тә Чакмагышта. Барысын да тыныч кына аңлатып торганда, район башлыгы, мине бүлдереп, «Сезнең белән сөйләшәсем килми, хәтта тыңлап бетерергә дә теләмим», - дип полиция хезмәткәрләренә: «Егетләр, саклагыз, бернәрсәгә дә рөхсәт юк», - дип, машинасына утырып китеп барды. Безне фотога, видеога төшерделәр, аларда барысы да бар. Миңа калса, без үзебезне бик яхшы, итәгатьле тоттык, талашырга дип бармаган идек. Безнең максат — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык күперен ныгыту, анда яшәгән милләттәшләребезгә үзебезнең иҗатны күрсәтү, «Китап» радиосы белән таныштыру иде.

«Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне бик кызгандык»
Хезмәттәшем Гадел Әхмәтҗановка анда журналист кына түгел, адвокат һәм сөйләшүләр алып баручы да булырга туры килгән.

Гадел Әхмәтҗанов:

Дүртөйледә безне автоматлар белән каршы алганнан соң, Үрге (Югары) Яркәйгә барганда, безнең солистка шалтыраттылар. Ул кеше белән Лилия дә сөйләшеп карады, сөйләшү башка якка кереп киткәч, мин телефонны алдым. «Абзый, сез кем соң?» — дип сорадым. «Сиңа минем исем нәрсәгә соң?» — ди. Мин үз исемемне әйттем, ул да аннан соң әйтте. «Абзый, Башкортстан кайсы илдә соң?» — дип сорыйм. Тынлык. Өч тапкыр сорадым. Соңыннан «Россиядә», ди. «Россия Конституциясен ачып караганыгыз бармы?» — дим. Конституциянең 27нче маддәсендә «Россия Федерациясенең һәр гражданины ил буенча ирекле йөрергә хокуклы», диелә. Ул шаккатты. Аннан соң Россия Федерациясендә массакүләм мәгълүмат чаралары турында Федераль закон бар. Анда законсыз нигездә журналист эшенә комачауларга ярамый, диелгән. Ул җинаять кодексына бәйле. Ул абый аңлаган кыяфәт чыгарды. Соңыннан ул үзе безне каршы алды: «Әйдәгез, чәй эчәбез», — ди. «Абый, без бит татарлар, автобуста да чәебез бар», — дибез. Тагын шунысы кызык булды. «Безнең максат — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыту. Димәк, сез моңа каршы?» — дим. «Әйе».

Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне бик кызгандык. Үзем дә елап кайттым, чөнки алар көткән, ә безгә чыгыш ясарга ирек бирмиләр. Алар елый, бер абзый безгә шигырьләрен калдырып китте.

Лилия Кадыйрова:

Ул Арча ягыннан иде. Беләсезме, без Башкортстанның авыл яки шәһәреннән чыгып киткәч, татарлар Инстаграмга, ватсапка яза. «Безнең монда шулай инде, безне төрле яктан кысалар. Безнең Тукайга багышланган әдәби кичәләр ясыйсы килә, әмма ярамый», - диләр. Казанда мондый проблема юк, без монда рәхәт яшибез. Анда аларның моңсу күзләрен күргәч, үзебезгә дә моңсу булды.


Гадел Әхмәтҗанов:

Аллага шөкер дип, Татарстанны сагынып кайттым. Анда да шундый ук халык яши, тик алар татар мәдәниятенә мохтаҗ, анда ихтыяҗ шулкадәр көчле. Бездә һәркөнне татарча концерт була, кызыксыну да кими, ә алар зарыгып көтә.

Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Заһир абый Хәкимовка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең автомарафонның бик зур нәтиҗәсе булды. Башкортстанда эшче төркем төзелде. Заһир абый миңа шалтыратты: «Сез килгәч, без тагын бер тапкыр инандык, җанисәп беткәнче махсус эшче төркем төзибез», — диде. Төркемне ул үзе җитәкли, башка милләтләрне кабул итү мәсьәләләренә өстенлек бирәләр.

«Моны сәясәт белән бәйләргә кирәкми»
Ильяс Миңһаҗев:

Мин ул көнне бик күп кешеләр белән элемтәгә чыгарга тиеш идем, шуңа күрә таныш булмаган номерлар күп шалтыратты. Бу абый шалтыратты да: «Сез кайда, киләсезме әле? Сез Башкортстандамы? Планнарыгыз нинди?» — ди, үзенең исемен әйтмәде. Мин аның ни теләвен аңламадым, телефонны Гаделгә бирдем, ул хәл итте. Уй-кичерешләр дигәндә, гомумән алганда, миңа ошады. Татарстанда бик җылы каршы алдылар, Башкортстанда башта мин шок хәлендә идем. Шулай да кайбер районнарда чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр һәм тамашачы җылы кабул итте.


«Бизнес-онлайн» журналисты:

Хокук, Конституция дип аңлаттыгыз, сәясәт тә бар бит әле, ул тагын да нечкә әйбер. Җанисәп вакыты андый марафон үткәрү өчен уңай вакытмы?

Гадел Әхмәтҗанов:

Без баштан ук бу сорауга әзер идек. Логик яктан карарга кирәк. Ул автойөреш — Кариев театрында куелган «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән» дип аталган концертның дәвамы, ул сентябрь аенда булды. Без аның дәвамын концерттан алда куя алмый идек. Музыкант егетләр турында да уйларга кирәк. Башкортстанда тагын да салкынрак, Агыйделне кичкәндә бигрәк тә сизелде. Безнең аяклар, куллар зәңгәрләнеп чыга иде. Без ноябрь–декабрь аена күчерсәк, алай чыгыш ясый алмый идек. Уен коралларына да зыян килә, гитараның кыллары өзелә, мәсәлән. Безнең баянның төймәләре төшә башлады. Моны сәясәт белән бәйләргә кирәкми, матурлык эзләргә кирәк. Пычрак эзләүчеләр күп.

Анда татарлар күп. Чакмагышта бер абыйдан: «Сез татармы?» — дип сорадым. «Кем булыйм инде. Монда башкортлар юк бит», — диде. Дүртөйледә, Үрге Яркәйдә, Уфаның үзендә шул ук хәл. Анда шәм белән түгел, прожектор белән эзләсәң, бәлки, бер-ике башкорт табылыр инде, дип кайттык.

«Җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китереп селкетә ала икән, Татарстан нишләтәчәк?»
Гадел Әхмәтҗанов:

Безнең баштан ук билгеләнгән маршрут бар иде. Ул көнгә ничә тапкыр үзгәргәнне инде хәтерләмим дә. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре безне 40 минут туктатып тора. Без ул вакыт эчендә барып җитеп концерт куя ала идек инде. Шундый хәл булды: полиция хезмәткәре туктатты да: «Әйдәгез, сез минем өчен чыгыш ясыйсыз да, алдагы шәһәрләргә кереп тормыйсыз», — ди. «Полиция хезмәткәрләре көнне аерым килеп чыгыш ясарбыз, абзый. Ә хәзер без халык өчен дип килгән идек», — дим. Аннан соң ярты сәгатькә сузды сөйләшүне. «Сез бит инде кырык минут монда басып тордыгыз, чыгыш вакыты үтте», — ди. «Абый, без төнге икегә кадәр торсак та, барып концерт куябыз, борчылмагыз. Бер көнгә сыешмасак, икенче көнгә калырбыз», — дим.

Менә командада җиде кеше, мин үземне ярты кеше дип санасам, җиде ярым кеше бардык. Шушы җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китереп селкетә ала икән, Татарстан нишләтәчәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Мин шаккаттым, шулкадәр куркалар.


Алмаз Миргаязов:

Дөрестән дә, «Китап» радиосының автобусын бөтен Башкортстан күзәтте. Социаль челтәрне югары даирәдәге җитәкчелеге дә карады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гадел Әхмәтҗанов:

Шуны әйтергә кирәк: шул ук Чакмагыш районы җитәкчесе бездән курка. Алар үзләренең юридик яктан дөрес булмавын белә. Айгөл (кавер-төркем әгъзасы) видеога төшереп торды. «Без сезне төшерәбез, диктофонга яздырабыз», дип кисәттек. Айгөл төшереп тора, ә район җитәкчесе аның каршына чыгып баса. Айгөл безнең тирәли әйләнеп йөри, абый да аның белән әйләнеп йөри. «Абый, сез нигә планета кебек әйләнеп йөрисез соң?» — дим. Анда аның сәркәтибе, күркәм генә ханым да бар иде. Ул да татар инде. Ул да төшереп тора. «Мин дә аның каршына артым белән басам да, шулай үзара әйләнеп йөрик», — дим. Алар курка, исемнәрен әйтәсе килми, вазыйфасын белгәч, фото булгач, тиз генә Интернеттан таптык.

«Хәтта урамда нигә маскагыз юк дип бәйләнүче дә булды»
Журналист:

Мондый хәлләр Уфада да булдымы?

Гадел Әхмәтҗанов:

Уфада Заһир абый ярдәм итте. Заманында мин үзем дә аңа ярдәм иткән идем. Мин үземнең Тиктокка аның белән видео керткән идем. «Татарлар, Башкортстандагы хәлләргә түзә алмыйча, Татарстанга күчер, дип курыкмыйсызмы?» — дигән идем. Ул: «Күченә алмыйбыз. Күченсәк, Башкортстан җире белән генә, чөнки анда безнең бабайлар җирләнгән», — дип җавап бирде. Җәй көне шалтыратты. «Гадел, мин Корылтайга керергә телим, синең Тиктоктагы видео җитәкчелеккә барып җиткән. Юкка чыгармасагыз да, кеше күрми торган итеп куегыз», — дип сораган иде. Мин алып куйдым. «Сез шунда ярдәм иттегез, хәзер минем чират», — диде. Уфада «Нур» театры каршында Татарстандагы кебек чыгыш ясадык, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык. Анда бик күп кеше җыелган иде.

Лилия Кадыйрова:

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Анда каршы алган кешеләр чыгыш турында театр директоры белән килешергә кирәк булуын әйтте. Сакчылар ун минут вакыт бирде, юкса, ОМОН чакырам, диде.


Гадел Әхмәтҗанов:

Мондый әйберләр гомумән дөрес түгел дип саныйм. Бездән «маршрутный лист» сорыйлар. Без Тямаев түгел. Үзебезне күпкә бәләкәйрәк кеше дип саныйбыз. Фирдүс Тямаев та безне яклап чыкты. Инстаграмга: «Таныш хәл. Минем кебек баянга булса да җырлап кайтырга иде», — дигән. Бу хәлнең дөрес булмавын үзләренә дә әйттем. «Уфада җир асты юл кичүендә скрипкада уйнап торган кешеләр бар бит, алардан да сорыйсызмы?» — дим. Без бит урамда гына чыгыш ясыйбыз. Анда халык килмәскә дә мөмкин. Кайбер шәһәрләрдә без чыгыш ясый башлаганда биш кеше иде, аннан соң утызлап җыелган очраклар булды. Хәтта нигә маскагыз юк дип бәйләнүче дә булды. Без урамда идек, икенчедән, ул үбешерлек дәрәҗәдә терәлеп баскан иде. Алар нәрсә әйтергә белми иде.

Лилия Кадыйрова:

Шундый сөйләшү дә булды. Полиция хезмәткәре: «Без сезнең Инстаграмны, кайда нәрсә эшләгәнегезне карап барабыз. Сезгә рөхсәт юк, плакат алып чыгасыз, митинг җыясыз», — ди. «Инстаграмда карап баргач, беләсездер: без плакатларсыз килдек», — дим. Алар безне митинг җыярга килгән кешеләр кебек кабул итте.

«Андагы милләттәшләребезгә генә түгел, башкорт халкына да Ходай түземлек бирсен»
Гадел Әхмәтҗанов:

Бәлки мин дөрес әйтмәм һәм мине тәнкыйтьләрләр, әмма Башкортстанны Украинага охшаттым. Татарстан Россия кебек булса, Башкортстан — Украина кебек. Ул шулкадәр куркып, борчылып яши. Андагы милләттәшләребезгә генә түгел, башкорт халкына да Ходай түземлек бирсен. Монда халыкның начарлыгы турында сүз бармый, башкортлар — искиткеч, безнең кебек рәхәт, җиңел халык. Башкортлар да: «Эх, кызганыч, без начар яктан күренеп калдык», дип язды. «Тугандаш»ны куштырнаклар эченә алып язучылар да булды. Башкортлар шундый кешеләргә: «Алай язмагыз, без чыннан да тугандаш. Безнең өчен хәл итәләр», дип җавап бирә. Бик кызганыч.

Алмаз Миргаязов:

Бу өстән төшерелгән фәрман түгел, астагы кешеләрнең нәрсәдәндер куркып, превентив чаралар куллануы.


Журналист:

Бу ыгы-зыгыдан соң Интернетта: «Сез, татарлар, һаман безгә йөрисез, сезне көтмиләр», — дип язалар. «Сез дә безгә кунакка килегез», — дип җавап язалар. Бәлки, киләчәктә «Китап» радиосы башкорт радиосы белән бергә шундый тур ясарга кирәктер?

Алмаз Миргаязов:

Анда «Роксана» шәрык радиосы бар. Ул дөньядагы иң беренче татарча FM радио. Анда эшләүче кешеләр белән мин таныш. Бергә оештырып була иде, әмма вакыт аз булу сәбәпле, килеп чыкмады. Миңа калса, алар каршы булмас, чөнки безгә карата алар җылы мөнәсәбәттә, без дә дустанә мөнәсәбәттә. Дуслык күперенең ике ягында да нигез булырга тиеш.

Журналист:

Басма булып калмасын иде, күпер булсын.

Гадел Әхмәтҗанов:

«Роксана» радиосы турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: алар монда килеп йөри бит. Күптән түгел Зәлия апа Ахунова килеп китте. Алар монда ирекле рәвештә килә, үз фикерләрен белдерә, мәкаләләре басыла. Аларга юл ачык. «Башкортлар Татарстанда барып, дәррәү килеп йөрми», — диләр. Сезнең кайтып кергәнегез юк, чөнки без ачык. Чит илгә дә шул кадәр тикшереп кертмиләр, дип язалар безгә. Төркиядә экскурсиягә дип алып китәләр, ә Башкортстанда килүгә автомат терәп торгач… Бернинди кысаларга сыймый.

Лилия Кадыйрова:

Шунысы кызык: Башкортстанга башка төбәкләрдән килгән кешеләрне алай тикшермиләр, ә терәлеп торган Татарстаннан килүчеләрне шулай итеп каршы алулары күп сораулар тудыра.

Нәтиҗә
Лилия Кадыйрова:

Без — молодцы, без булдырабыз. Туймазы, Уфа халкы белән дуслык күперен ныгыттык дип саныйм. Туймазыдагы каршы алулар барлык начар кичерешләрне юк итте. Рухланып, рәхәтләнеп, Татарстанга кайттык. Татарстанны сагынып кайттык. Без бик ирекле яшибез икән. Үз сүзебезне, «мин — татар» дип әйтә алабыз.


Гадел Әхмәтҗанов:

Башкортстан җитәкчелегенә, Росгвардия хезмәткәрләренә, хокук саклау органнарына рәхмәт әйтәсе килә. Беренчедән, без үзебезне сак астында кебек хис иттек.

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/30-10-2021/ide-yarym-keshe-bashkortstanny-d-rr-kiterde-kitap-radiosyny-gaugaly-s-yah-te-5842186

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X