Арск-Информ
  • Рус Тат
  • җиңел автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән

    Авария Казан шәһәренең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган.

    Казанда төнлә җиңел автомобиль тизлеген арттырган һәм әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

    Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган. Чит ил автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалту нәтиҗәсендә, машина әйләнеп капланган дип фаразлана.

    Реклама

     

    «Урынга тиз арада ЮХИДИ инспекторлары һәм коткаручылар килде. Ике кешене хастаханәгә озаттылар», - дип искәртте аварияне күргән кешеләр.

    Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

    Фото: соцсети

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: