erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике тәүлек эчендә өч үлем

Шимбә һәм якшәмбе көннәрдә генә юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә, дип белдерә ЮХИДИ инспекторлары.

7 июль көнне иртәнге 6.10 сәгатьтә «Зур Кайбыч-Камыл-Надеждино» автомобиль юлының 4 чакрымында юл-транспор фаҗигасе килеп чыккан. Югары тизлектә килүче җиңел машина каршы хәрәкәт юлына килеп чыккан, биредә юл кырыена төшеп китеп капланган.
Алынган җәрәхәтләрдән шофер каза урынында ук һәлак була. Пассажир урынында утырган 2001 елда туган ир-егет хастаханәгә озатылган. Икесе дә иминлек каешын эләктермәгән булган.

7 июльдә, 2.30 сәгатьтә Зөя утравындагы Яр буе урамы 34 нче йорт янында "Альфа" мопедын йөртүче,  21 яшьлек егет фонарь баганасына килеп бәрелгән. Ул елга вокзалы ягыннан утраудан чыгу юнәлешендә хәрәкәт иткән. 

Юл-транспорт һәлакәте аркасында мопед йөртүчесе каза урынында үлгән. Мопедның икенче пассажиры, 2008 елда туган кыз, төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 июль көнне «Әлмәт – Иске Шөгер» трассасының 2 чакрымында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек "Фольксваген" йөртүчесе "узып китү тыелган" билгесе зонасында каршы хәрәкәт юлына чыккан, биредә каршыга килгән "Лада" автомобиле бәрелешүдән качу өчен шулай ук каршы якка килеп чыккан. Әмма, ни кызганыч, язмыштан узмыш юк дигәндәй, бәрелешү аркасында "Лада"пассажиры, 25 яшьлек кыз һәлак булган.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/iulda-iaslar-kyryla-ike-taulek-ecenda-oc-ulem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев